Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазинга Сүриягә бару рөхсәте һаман бирелми


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин Русия саклану министрлыгының Сүриягә җибәрергә теләмәвен ярамаганны күреп алудан шүрлиләр, дип белдерә.

Билгеле блоггер, элек Шәймиевнең матбугат вәкиле булып эшләгән, хәзер "Новая газета" хезмәткәре Ирек Мортазин 25 сентябрьдән бирле Сүриягә сәфәргә бару рөхсәте ала алмый. LiveJournal сәхифәсендә язуынча, Русиянең Сүрияне бомбалавына биш көн кала, "Новая газета" журналисты буларак, ул үзен Русия саклану министрлыгына Сүриягә баручылар исемлегенә кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән булган.

Русиянең Сүриядәге һәрби һава аланына китерелгән чит ил журналистлары
Русиянең Сүриядәге һәрби һава аланына китерелгән чит ил журналистлары

Русия саклану министрлыгы 11 ноябрьдә Сүриянең Латакия портындагы Хмәймим һәрби һава аланын махсус җыелган чит ил журналистларына күрсәтте. Һава аланына барлыгы 12 илдән сайлап кына алынган 50гә якын журналист китерелде. Пресс-тур вакытында һава аланындагы тормыш, очкычларны очышка әзерләү һәм очышлар да күрсәтелде, дип хәбәр итә министрлык үз сайтында.

Сүриягә барырга рөхсәт ала алмавы һәм шушы пресс-тур турында Мортазин "Саклану министрлыгы нәрсә яшерә икән? Мөгаен, чит ил журналистлары күзеннән җиңел генә яшереп була торганныдыр... Әмма министрлык мин шул яшергәнне күреп алырмын дип шүрли кебек", дип яза. Журналист булып эшли башлаганчы Мортазин хәрби хезмәттә булган кеше, аның югары хәрби белеме бар.

XS
SM
MD
LG