Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Павленскийның җәмәгате Русия халкының "тоталь контроль"дән арыганлыгын әйтә


ФСБ ишекләренә ут төрткән Петр Павленскийның җәмәгате Оксана Шалыхина бу гамәл илдә арта баручы "тотал контроль"гә ризасызлыкның көчәюен чагылдыра, ди.

Бу атнаны Мәскәүдә ФСБның баш идарәсе ишеген бензин сибеп яндырудан башлаган Русия рәссамы Петр Павленскийның җәмәгате Оксана Шалыхина бу гамәл президент Владимир Путинның илдә "тоталь контроль" урнаштыруына җәмәгатьчелекнең ризалызлыгы арта баруны күрсәтә, ди.

Шалыгина шулай ук радикал сәнгатьченең бу соңгы шедевры террор һөҗүме нәтиҗәсе дип шикләнелгән А321 һәлакәте сурәтендә аеруча мөһим дип исәпли.

"Хәзер Русиягә карата террор куркынычының артуын әйтәләр, ә Петр исә чынлыкта Русиягә куркынычның ФСБ тарафыннан килүен әйтеп үтте" ди Петр белән бергәләп ике бала үстерүче Оксана.

Павленский 9 ноябрьгә каршы төндә канистра белән бензин алып килеп Лубянкадагы ФСБ идарәсенең төп керешенә ут төртте.

Бераздан интернетта аның ут ялкыны янында шул канистрасын тотып тыныч кына басып торуы төшерелгән фотолар һәм видео таралды.

"Федераль иминлек хезмәте бу дәвамлы террор ысулын кулланып 146 миллион кешене контрольдә тота", ди Павленский әлеге видео белән бергә таратылган мөрәҗәгатендә.

Бу видео кемдәдер борчылу, кемдәдер ачу, шул ук вакытта күпләрдә хуплау белән дә кабул ителде.

Павленскийның 2012 елдагы протест чарасы

Павленскийның 2012 елдагы протест чарасы

"Бик күп кешеләр Петрга үзләренең дә күңел түрендә шуны эшләү теләге белән яшәвен белдереп яза. Ул бу теләкнең чагылышы булды", ди Шалыгина.

2012 елда Павленский Мәскәүдәге Казан чиркәве янына, Путинга ризасызлык белдергән өчен төрмәгә ябылган Pussy Riot төркеменә теләктәшлек йөзеннән, иреннәрен энә һәм җеп белән тегеп чыкканнан соң киң танылу алды.

Петербурда туып үскән 31 яшьлек рәссам 2013 елның ноябрендә полиция тикшерүләренә ризасызлык йөзеннән үз җенси әгъзасын Кызыл мәйданда җиргә кадаклап куюы белән бар дөньяга танылды. Шулай ук аның шәрә килеш чәнечкеле чыбыкка уралуы һәм үз колагының бер өлешен кисеп алуы да күпләрне шаккатырган иде.

Шалыгина Азатлыкка пикетлардан, кеше хокукларының кысыла баруына каршы протест чарасы буларак, бернинди дә файда юк дип исәпләвен белдерде.

Петр Павленский Петербурдагы протест чарасында

Петр Павленский Петербурдагы протест чарасында

Шалыгина фикеренчә, Павленскийның сәяси сәнгать дип бәяләнгән бу гамәле кешеләрне хакимияткә каршы активрак ризасызлык белдерергә чакыра.

"Кешеләр контрольдән, тоталь контрольдән арыган", ди Шалыгина элекке КГБ офицерының илне 15 елдан артык җитәкләвен искә алып. "Һәркайда полиция, илне КГБ кешесе җитәкли. Ул үрмәкүч кебек, бөтен нәрсәне юк итте", ди Шалыгина.

Былтыр Петербурда башка активистлар белән бергә машина көпчәкләре яндырып Украина әләмен күтәреп Украинадагы үзгәрешләргә теләктәшлек белдергән өчен вандализмда гаепләнүче Павленскийга инде моңарчы да төрмә җәзасы яный иде.

Әмма бу атнадагы протест чарасы хөкүмәт җитәкчелегенә килер алдыннан 1998-1999 елларда ФСБны җитәкләп алган Путинның иң нечкә күңел җепселләрен ялкынсыткан булырга мөмкин.

10 ноябрьдә Мәскәүнең Таганка мәхкәмәсендә Павленский журналистлар сорауларына җавап биреп ФСБ ишеген яндыруына үз аңлатмасын бирде.

Павленский бу гамәле белән ФСБ-КГБ-НКВДның ил халкына каршы террорын да искә төшерде. Сталин чорында бу бинада меңнәрчә кешегә карата газаплаулар белән сорау алулар оештырылган һәм ул кешеләр шул ук бинада атып үтерелгән. Узган атнада гына Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Хакимият исә хәзер бу золымны күбрәк уңай яктан тасвирларга тырыша.

Элегрәк башка протест гамәлләреннән соң иректә калган булса да, бу юлы Павленскийны иреккә чыгарырга ашыкмаячаклар һәм аңа, вандалзим гаепләүләре нигезендә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG