Accessibility links

Керри: Сүриядә тынычлык урнашсын өчен дипломатлар тырышлыгы кирәк


Керри Венада Сүриягә багышланган очрашуларның берсендә
Керри Венада Сүриягә багышланган очрашуларның берсендә

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри шимбә Венада булачак очрашу алдыннан Вашингтонда чыгыш ясады.

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри шимбә Венада Сүрия вазгыятенә багышланган утырыш алдыннан сугышны туктату өчен дипломатик тырышлыкларны туктатмау кирәк, дип әйтте.

Керри, тынычлык урнашсын өчен хәзерге вакытта аерым бер “элементлар” җитеп бетмәсә дә, вакыт һәм вакыйгаларның турбулентлыгы яңа мөмкинлекләр ачачак һәм аны кулланып карап булачак, дигән фикердә.

Керри Венада булачак очрашу алдыннан пәнҗешәмбе Вашингтонда чыгыш ясады. Associated Press Сүрия проблемасына багышланган төрле илләрнең дипломатлары очрашуы сәяси аңлашулар вакытын якынайтырга тиеш һәм, бу очрашуда катнашучылар фикеренчә, Сүриядәге ватандашлар сугышын туктатуга этәргеч бирәчәк, дип хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG