Accessibility links

"Ислам дәүләте" Бәйруттагы террор гамәлен үз өстенә алды


Бәйрутта шартлау булган урын.
Бәйрутта шартлау булган урын.

Бәйрутта ике шартлауда кимендә 43 кеше һәлак булды, 240тан артык кеше яраланды.

"Ислам дәүләте" оешмасы Бәйрутта интихарчылар оештырган террор гамәлен үз өстенә алды. Радикал исламчылар тарафдарлары бу хакта Твиттерда белдерү урнаштырды.

Лүбнән (Ливан) башкаласы Бәйрутта 12 ноябрьдә ике шартлауда кимендә 43 кеше һәлак булды, 240тан артык кеше яраланды. Полиция интихарчыларның шартлаткыч билбауларда кигәнлеген белдерде. Алар экспрес-почта һәм ризык китерә торган мотоциклларда булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Лүбнән премьер-министры Тамам Сәлам террор гамәлендә тыныч халык һәлак булу сәбәпле җомганы илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Шартлау сәүдә үзәгенә һәм мәчеткә керештә булды. Шәһәрнең бу өлеше "Хезболлах" шыгый радикал төркемнәренең терәк урыны булып тора.

"Хезболлах"ның кораллы төркемнәре Сүриядә президент Бәшәр Асад ягында сугыша, ә Лүбнән сөнниләре Сүрия оппозициясенә теләктәшлектә.

Сүриядә дүрт ел кораллы низаг дәвам итә, Лүбнәндә дә көч кулланулар ешайды.

XS
SM
MD
LG