Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Рәфис Кашапов адвокатлары Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк


Страсбургтагы Европа мәхкәмәсе

Страсбургтагы Европа мәхкәмәсе

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең Рәфис Кашаповны өч елга төрмәгә хөкем итү карарын үзгәрешсез калдырды.

Татарстан Югары мәхкәмәсендә Рәфис Кашапов эшен карау соңарып башланды һәм тиз тәмамланды. Утырышта 20ләп кеше катнашты, анда теләгән һәркем кертелде. Кашапов белән Минзәлә төрмәсеннән видео элемтә урнаштырылды, ул үз чыгышында гаебен танымавын белдерде.

Адвокат Рушания Камалова һәм җәмәгать яклаучыларның Кашаповның гаепсез булуы турында дәлилле чыгышына карамастан, гаепләүчеләр аның җинаять кылганын яңадан кабатлады. Югары мәхкәмә Чаллы мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырды. Хөкем карарыннан бары тик "төрмәдән чыккач ике ел интернет кулланмау" дигән маддә алынды. Бүгенге утырыштан җәмәгатьчелек үз нәтиҗәсен ясасын, диде җәмәгать яклаучыларның берсе Ринат Нургали.

"Яклаучылар һәм адвокат Камалова шул кадәр көчле дәлилләр китерде. Ни өчен бу мәхкәмә эше бетерелергә тиеш һәм Рәфис Кашапов акланырга тиеш, дип детальләп әйтте. Гаепләүчеләр тарафы - прокурор бер сүз дә әйтә алмады. "Мин моны укыдым, шулай күрәм, мин моны җинаять итеп күрәм", дигәннән башка сүз әйтә алмады. "Ул хөкүмәткә каршы, ул дәүләткә каршы, димәк ул илебезне җимерә". Менә чагыштырып карагыз позицияләрне", диде Нургали. Яклаучылар Кашапов эше белән Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте. Югары мәхкәмә утырышында Кашаповның гаиләсе катнашмады.

Рәфис Кашаповның кулга алынуына декабрь аенда бер ел була. 15 сентябрь аңа 280нче маддәнең икенче өлеше, 282нче маддәнең беренче өлешләре нигезендә илне җимерүгә чакыру, экстремизм һәм терроризмда гаепләү белдерелеп өч елга хөкем карары чыгарылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG