Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа "Нур" театры матурлык җырчылары белән таныштырды


Уфада "Матурлык җырчылары" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Уфада "Матурлык җырчылары" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте

Уфа "Нур" татар дәүләт театры һәм Башкортстан Язучылар берлеге "Матурлык җырчылары" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әдәбият елы кысаларында оештырылган чарада Башкортстанда яшәүче татар һәм башкорт шагыйрьләре һәм язучылары иҗатлары белән таныштырды.

Тамашада шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен театр артистлары укып ишеттерде, аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Чарада авторлар үзләре дә катнашты һәм чыгыш ясады.

Тамашаны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Наил Гаетбай, берлекнең татар берләшмәсе җитәкчесе шагыйрә Фәния Габидуллина һәм театрның баш режиссеры Әбелхәер Сәфиуллин ачты. Наил Гаетбай Әдәбият елына йомгак ясап, узган чараларны атады. Быел республика район һәм шәһәрләрендә узган әдәби марафонда 120 язучы катнашуын, аларда барлыгы ике меңнән артык авторның кулъязмалары тикшерелүен әйтте. Проблемалар дип, язучылар берлегенең картаюын атады. Аның сүзләренчә, берлек әгъзаларының, уртача яше 67 яшь. 50 яшькә кадәрлеләр нибары 18 кеше.

Татар берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина агымдагы елда татар язучылары башкарган эшләрне, чараларны атап узды. Юбилярларны, бакыйлыкка күчүчеләрне телгә алды.

Чарада Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрәләр Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова һәм Халисә Мөхәммәдиева, сатира-юмор остасы Рәдиф Тимершин, шагыйрьләр Илдус Фазлетдинов һәм Венер Фәттахов, прозаик Дилбәр Булатова, “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм, күренекле композитор Рим Хәсәнов һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады. Аларның әсәрләрен театр артистлары укып ишеттерде, җырлар, монологлар яңгырады , спектакльдән өзекләр күрсәтелде. Алар “Нур” артистлары тарафыннан уйналды.

XS
SM
MD
LG