Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан укытучылары Әстерхан балаларын татар теленә өйрәтәчәк


Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе мәгариф министрлыклары хезмәттәшлек килешүе имзалады.

Әстерхан өлкәсе һәм Татарстан мәгариф министрлыклары хезмәттәшлеге уртак проектларның берсе – Әстерханда мәктәп балаларына татар телен өйрәтү. Туган телләрен балалар дәресләрдән буш вакытта, интернет аркылы өйрәнәчәк. Укулар өченче чиректән, яисә яңа уку елыннан башланыр дип көтелә.

Килешү нигезендә Әстерханның татар балалары туган тел дәреслекләре дә алачак. Татарстанның "Милли телне саклау һәм үстерү программасы" кысаларында дәреслекләр сатып алу сертификаты Әстерхан өлкәсенә тапшырылды.

Өлкәнең мәгариф һәм фән министрлыгы медиа үзәге мәгълуматына караганда, 284 мәктәпнең сигезендә татар теле укытыла, 919 бала ана телен өйрәнә.

Әстерхан дәүләт университеты филология факультетында читтән торып "Туган (татар) теле" белгечлеген үзләштерәләр.

Рәсми мәгълуматларга караганда, Әстерхан өлкәсендә татарлар халык саны белән өченче урында тора. 60 мең 523 – бу өлкә халкының 6 процентын тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG