Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Бәйгегә татар телендә язылган шигырьләр, чәчмә әсәр, драматургия, публицистик язмалар кабул ителә.

Русия күләмендә "Таян Аллага" дип аталган әдәби бәйге игълан ителде. Бәйге сәләтле татар яшьләрен табу һәм аларны берләштерү максаты белән уздырыла. Бәйге милли талантларга үсәр өчен шартлар тудыру, татар теле һәм әдәбияты үсеше өчен мөмкинлекләр булдыруны да күз алдында тота. Бәйгедә бары татар телендә язылган шигырьләр, чәчмә әсәр, драматургия, публицистик язмалар гына катнаша ала.

14-35 яшьтә булган русияләрнең эшләре кабул ителә. Төп шарт – алар һәвәскәр булырга тиеш, язучы, шагыйрь, журналистларның эшләре кабул ителми, ди оештыручылар.

Талантлы татар яшьләрен барлау максатыннан оештырылучы бу бәйгенең беренчесе Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең элекке мәгариф бүлеге башлыгы, 2012 елда атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якупов башлангычы белән уздырылган иде.

Бәйгене Русия ислам институты, Татарстан диния нәзарәте, Бөтендөня татар конгессы оештыра.

XS
SM
MD
LG