Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Рязань өлкәсендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелачак


Казанда кую өчен Сөембикә ханбикәгә эшләнгән һәйкәл проектларының берсе. Сөембикә улы белән.

Казанда кую өчен Сөембикә ханбикәгә эшләнгән һәйкәл проектларының берсе. Сөембикә улы белән.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә узган конференциядә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую белдерелде.

Рязань өлкәсендә татар ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелачак. Бу турыда “Сөембикә – күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә. XVI гасырда татар дәүләтләре бәйләнешләре тарихына” дип аталган бөтенрусия фәнни конференциядә билгеле булды. Конференция Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә узды.

Конференциядә Мәскәү, Казан, Петербур, Уфа,
Иваново, Тверь, Рязаньнан тарихчылар, крайны өйрәнү белгечләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашты.

"Мондый чаралар бик кирәк, чөнки алар Касыйм шәһәренең татар милли цивилизациясенең тарихи үзәге буларак дан-шөһрәтен, әһәмиятлелеген кайтаруда беренче этап булып тора", дип билгеләп үтте Касыйм шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев.

Һәйкәлне ачу тантанасына Рязань өлкәсенең һәм Татарстанның хакимият вәкилләрен һәм танылган кешеләрен чакыру күздә тотыла.

1452 - 1681 елларда Касыйм шәһәре Касыйм ханлыгының башкаласы була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG