Париж һөҗүмнәрен оештыручылар "элемтәдә торган өч төркемгә бүленеп эшләгән булырга мөмкин", дип белдерде Париж прокуроры Франсуа Молен. Террорчыларның Калашников автоматлары һәм бертөрле шартлаткычлары булган. Җиде террорчы юк ителде. Башта "сигез" дип хәбәр ителгән иде.
Парижга теләктәшлек
13 ноябрь җомга көнне Парижда алты урында булган террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" оешмасы алды. "Интихар билбаулары кигән сигез сугышчы Франция башкаласындагы кеше иң күп җыелган урыннарга һөҗүм итте", диелгән белдерүдә. 128 кеше һәлак булды, 180ләп кеше яраланды.
Парижда террор гамәлләре булган урыннар харитасы
Франциядә өч көнлек матәм игълан ителде
Франциянең Мәскәү һәм Бишкәктәге илчелекләренә чәчәкләр китерәләр
Париж стадионында Франция-Германия уены барганда өч шартлау тавышы ишетелә. Франция президенты Франсуа Олланд та шунда була, шартлаулар башлануга китеп бара.
Германия-Франция футбол уены вакытында булган шартлаулардан соң халык стадионнан Марсельеза - Франция гимнын җырлый-җырлый чыкты. Парижның берничә урынында булган террор гамәлләрендә кимендә 140 кеше һәлак булды, 5 террорчы үтерелде