Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан 2016да җиңел атлетикада дөнья беренчелеген уздыра алмаячак


Допинг җәнҗалы аркасында Халыкара җиңел атлетика федерацияләре берләшмәсе 2016 елгы чемпионатка рөхсәт бирмәде.

Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе Казанны 2016 елда юниорлар арасында дөнья чемпионаты уздыру хокукыннан мәхрүм итте. Бу хакта кичә булган утырышта шураның 22 вәкиле Русиянең әгъзалыгын туктату өчен тавыш бирде, бер кеше каршы чыкты.

Дөньякүләм допингларга каршы агентлык (WADA) Мәскәүдәге допингка каршы лабораториядә алдашулар өчен 9 ноябрьдә Русия спортчыларын халыкара ярышлардын читләштерергә тәкъдим итте. Агентлык белгечләре Русия спортчыларының наркотик матдәләр куллануын "дәүләт тарафыннан хупланган яман гадәт", дип атады. Агентлык допинг куллану атлетикадан кала башка спорт төрләрендә дә булырга мөмкин дигән фикердә.

2016 елда Казанда юниорлар беренчелеге, Чабаксарда җиңел атлетикадан дөнья чемпионаты узарга тиеш иде. Русия спорт министры Виталий Мутко допинг җәнҗалы сәбәпле спортчыларны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерергә мөмкиннәр, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG