Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ президентлары Антальягә саммитка килде


2014 елның 15 ноябрендә Австралиянең Брисбейн шәһәрендәге саммит
2014 елның 15 ноябрендә Австралиянең Брисбейн шәһәрендәге саммит

Антальяда якшәмбе көнне "Зур 20лек" илләре саммиты ачылды. Дөнья җитәкчеләре очрашулары 2 көн дәвам итәчәк.

Якшәмбе иртән дөнья җитәкчеләре Антальягә "Зур 20лек"нең чираттары саммитына җыелды. Җыен көндез башланып ике көн дәвам итәчәк. Русия президенты Владимир Путинның саммит эше кысаларында кайбер дәүләт башлыклары, беренче чиратта Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуы каралган. Моннан тыш дүшәмбе көнне БРИКС җитәкчеләренең гайре рәсми очрашу планлаштырыла. Путинның АКШ президенты Барак Обама белән аерым очрашуы турында хәбәр ителми.

Саммитның көнтәртибенә Франциядә булган террор гамәлләре үз йогынтысын ясады. Антальягә Франция президенты Франсуа Олланд килмәде. Төп темаларның берсе иминлек һәм террорга каршы көрәш булыр, дип көтелә.

"Зур 20лек" җитәкчеләре шулай ук климат үзгәрешләре һәм глобаль икътисади проблемалар турында сөйләшергә тиеш."Зур 20лек" 2007-2010 елларда булган икътисади кризистан чыгу юлларын табар өчен алга киткән һәм үсештән булган дәүләтләрне бергә җыю өчен оештырылды. Аңа Аргентина, Австралия, Бразилия, Канада, Кытай, Франция, Германия, Һиндстан, Индонезия, Италия, Япония, Көньяк Корея, Мексика, Русия, Согуд Гарәбстан, Көньяк Африка, Төркия, Британия, АКШ һәм Европа Берлеге керә.

XS
SM
MD
LG