Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:22

Украина президенты ил армиясенә куркыныч янаганда, җавап буларак ут ачарга боерды.

Киев һәм үзбилгеләнгән Донецки халык республикасы Донбасста хәлнең кискенләшүен белдерә. Илнең көнчыгышындагы украин армиясе штабы узган түлектә сепаратистлар тарафыннан 16 тапкыр ут ачылуын әйтә. Новгородское, Марьинка, Опытное, Пески һәм Авдеевка утка тотылган дип яза штаб вәкилләре Facebook битендә. Нәтиҗәдә бер солдат һәлак булган, тугызы яраланган. Бу хакта Украина президентв идарәсендә якшәмбе хәбәр иттеләр. Элегрәк, 14 ноябрьдә Донбасста бер тәүлектә бин хәрби һәлак булган иде.

Украина президенты Петр Порошенко украин хәрбиләренә куркыныч янаганда, җавап буларак ут ачарга боерды.

Сепаратистлар Донецки һәм Һорловка тирәләреннән танк һәм минометлардан атышлар булганын белдерә. “ДНР” вәкиле украин армиясенең чикнең сызыгына кадәр китерелүн әйтте.

26 август көнне Минскида өч яклы хезмәттәшлек төркеме яңа уку елыннан Донбастта утны туктату турында килешкән иде. 29 сентябрьдә калибры 100 мм кечерәк булган коралларны чигендерү турында килешү имзаланды.

XS
SM
MD
LG