Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Сергей Магнитскийны искә алалар


Чарада шундый түштамгалар таратылачак.
Чарада шундый түштамгалар таратылачак.

Шулай ук бүген Лондонда Магнитский исемендәге бүләк ияләре билгеле булачак.

Мәскәүдә алты ел элек үлгән Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийны искә алалар. Демократик коалиция вәкилләре оештырган әлеге чарада Кремль дивары янында Москворецкий күперендә җыелачак. Алар бер минутлык тынлыктан соң, һавага шарлар җибәреләчәк.

Чараның максаты – Сергей Магнитскийның үлемен гадел тикшерүгә ирешү һәм аның үлемендә гаеплеләрне җаваплылыкка тарту. Бүген шулай ук Лондонда Сергей Магнитский исемендәге бүләк ияләре билгеле булачак.

Британиянең Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магницкий, Русия бюджетыннан акча урлау юлларын фаш итүен белдергәннән соң, салымнан качуда гаепләнеп кулга алынган иде. 2009 елның көзендә ул Мәскәүнең “Матросская тишина” төрмәсендә вафат булды. Үлемнең сәбәбе буларак рәсми йөрәк авыруы дип әйтелә. Магнитский туганнары исә СИЗОда аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелмәгәнен, кыйналуын һәм начар шартларда тотылуын белдерә.

Сергей Магнитский үлеме турында җинаять эше барлык гаепләнүчеләр акланганнан соң, 2012 елның азагында ябылды. Магнитский үзе 2013 елның июлендә үлемнән соң, салым түләмәүдә гаепле дип табылды.

XS
SM
MD
LG