Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" дип кычкырып йөрергә түгел, милләт өчен эшләргә кирәк"


"Азатлык" дип кычкырырга түгел, милләт өчен эшләргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

"Азатлык" дип кычкырырга түгел, милләт өчен эшләргә кирәк"

Билгеле журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов милли хәрәкәтнең "Азатлык" дип кычкырып йөрүе зыянга ди. Ул Рәфис Кашаповка өч елга төрмә хөкемен дә, дә аның тирәсендәге хәлләрне дә ишетмәгән. Бәлки аерым кешеләр арасында шау-шу булып тоеладыр, мин белмим, диде ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә.

Илфак Шиһапов Рәфис Кашапов тирәсендәге вакыйгаларны белмәвен сәясәт белән кызыксынмавын һәм социаль челтәрдә үзе тирәсендә андый яңалыклар күрмәве белән аңлатты. “Мин сәясәт белән кызыксынмыйм. Андый шау-шу турында ишеткән юк, гәрчә интернет челтәрендә даими булсам да. Бәлки ул аерым кешеләр арасында шау-шу булып тоеладыр, мин белмим”, ди ул.

Татар матбугатында бер төркем журналистлар, газета-cайтлар хуҗалары Татарстандагы милли хәрәкәткә битараф. Илфак Шиһапов сүзләренчә, милләткә төгәл эш эшләгән шәхесләр кирәк.

– Безнең милли хәрәкәт дигән әйбер ул шактый сүнде. Бүген “Азатлык!” дип кычкырырга түгел, милләт өчен эшләргә кирәк. Әйтик, татар сайтларын ясаучылар һәм аларны асраучылар, татар җырларын язучылар, татарча китаплар чыгаручылар, татар газетларын бастыручылар – алар барысы да милләт өчен эшли. Бу юнәлешкә дистә елга якын хезмәт кертүче Данил Сәфәров, Раиф Усманов кебек иптәшләрне хөрмәт итәм. “Азатлык!” дип, яшел әләм болгап, Ирек мәйданында йөрүнең мәгънәсен күрмим. Ул, минемчә, милли хәрәкәткә зыянга гына бара.

– Элегрәк үзегез дә милли көрәшкә, татарларга, ирекле, сәер кешеләргә багышлап җырлар яздыгыз түгелме? Бүген әлеге юнәлештә иҗат итәсезме әле?

– Җырларга килгәндә, нидер күңелгә тия икән, мин аны һәрчак язам. Соңгыларыннан “Алтын Урда”, “Татар” дип исемләнгән җырларны әйтеп китәргә мөмкин. Алар бар, ләкин киң катлам тыңлаучы өчен түгел. Мин һәрвакыт тормыш белән бергә атларга тырышам. Милләткә, азатлыкка кагылышлы җырлар ел да иҗат ителә диярлек.

– Милли хәрәкәттә сүлпәнлек дип әйттегез, татар эстрадасы турында ни диярсез? Сез берничә башкаручының, билгеле җырчы Илсөя Бәдретдинованың продюсеры. Бер төркем журналистлар татар эстрадасының үсештә булмавын әйтеп, альтернатив башкаручыларга аерым игътибар биреп, аларны гына тыңлавын яза. Бүгенге шартларда барлык җырчы-башкаручылар да яшәргә хокуклымы?

Минемчә, бүгенге татар эстрадасы бары тик үсештә. Иң талантсыз, күңеле буш булган, иң булдыксыз журналистлар гына гадәттә үз карьераларын “сәхнәне чүп басты” дип татар эстрадасын сүгүдән башлыйлар.

Бүген башкаручылар, төркемнәр, төрле стильдә җырлаучылар күп, халык үзенә кирәген үзе сайлый. Мин бөтен концертларны, яңа башкаручыларны карап барырга тырышам һәм әйтә алам: без әкрен генә кечкенә адымнар белән Мәскәү дәрәҗәсенә менеп барабыз. Талантлы, сыйфатлы җыр икән, аны төрле милләт кешеләре тыңлый ала. Үзебезнең концертлардан чыгып әйтә алам, 20-30% тамашачыны руслар тәшкил итә. Мәгънәсен аңламасак та, көе, җыры ошый, соңрак тәрҗемәсе белән дә кызыксына башлыйбыз диләр. Татар эстрадасына карата фикерем бик яхшы, бөтенесе яшәргә хокуклы, барысы да булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG