Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә 104 кеше өй сагына алынган, 23 кеше тоткарланган


Франция эчке эшләр министры тикшерүләр дәвам итәчәген әйтә. Инде Париж терактларын оештырган булырга мөмкин кешенең исеме дә аталды.

Франция хакимияте Парижда террор гамәлләренә катнашы булырга мөмкин кешеләрне тоткарлару чараларын уздырды. Бу хакта Франция эчке эшләр министры Бернар Казнев белдерде. Гомумән 168 тентү булган. Барлыгы 104 кеше өй сагына алынган, 23е тоткарланган һәм сак астында озатылган дип хәбәр итте министр.

Аның сүзләренчә, мөмкин исламчыларда тентүләр берюлы барлыгы илнең 19 департаментында узды. Аерым алганда, алар Марсель, Лион, Лилль, Тулуза шәһәрләрендә үтте. Тентүләр вакытында барлыгы 31 корал кулга төшерелгән. Шикләнелүчеләрдән наркотик матдәләр алынган.

Казнев сүзләренчә, бу тикшерү чаралары дәвам итәчәк.

Элегрәк RTL француз радиостанциясе Париж терактларын оештырган булырга мөмкин кешенең исемен атады. Басма мәгълүматларына күрә, аны 27 яшьлек сүрияле Абделхәмит Абауд оештырган. Тикшерүчеләр фикеренчә, Бельгия ватандашы булган Абауд террор актларын оештырудан тыш финанслаган да.

Аның исеме гыйнварда Бельгиядә булдырылмый калган һөҗүмнәрне тикшерү барышында искә алынган иде инде. Ул Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” террор оешмасының актив сугышчыларының берсе булып санала.

15 ноябрьдә хакимиятләр терактларга катнашы булуда шикләнелүче өч кешенең кем булуы ачыкланганын әйтте. Бу Франция ватандашы – 29 яшьлек Исмәгыйль Омар Мостефаи, 1990 елгы Абдулакбак Б. Аның мәете янында Сүрия паспорты табылган һәм Сүрия ватандашы Әхмәт Алмөхәммәд.

Моннан тыш, терактта Франция ватандашы 20 яшьлек Биләл Хәдфи дә катнашкан, диелә.

Җомга кичен Парижда булган берничә терактны соңгы мәгълүматларга күрә сигез террорчы эшләгән. Аларның җидесе үзләрен шартлаткан. Тагын берсе полиция вәкиле тарафыннан үтерелгән.

Теракт нәтиҗәсендә 129 кеше һәлак булган. 350дән артыгы яраланган. Франция президенты Франсуа Олланд илдә гадәттән тыш хәл кертелүен һәм чик аша узу көчле контрольгә алынуы әйтте.

XS
SM
MD
LG