Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Русиянең хәрби доктринасы узган елның декабрендә кабул ителде.

Русия президенты Владимир Путин 2016-2020 елга илнең саклану планын гамәлгә кертү фәрманын имзалады. Аның эчтәлеге бәян ителми. Документ имзаланганнан соң гамәлгә керә.

2020 елга кадәр Русия саклану планын эшләү турында гыйнварда саклану министры Сергей Шойгу хәбәр иткән иде.

Беренче тапкыр Русия саклану планы 2013 елда эшләнде һәм анда илнең иминлегенә мөмкин куркынычлар, Русиянең хәрби көче үсеше һәм үз җирләрен саклавы каралган иде.

2014 елның декабрендә Русия илнең яңа хәрби доктринасын кабул итте. 2015 елның июлендә Владимир Путин Русия диңгез доктринасының яңа версиясен раслады.

XS
SM
MD
LG