Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар журналистикасына багышланган конференция узачак


Конференциядә Г.Исхакый премиясе лауреатлары, газета-журналларның баш мөхәрирләре, татар журналистикасы бүлеге студентлары катнашачак.

20 ноябрьдә Казанда язучы Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган "Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Анда "Вакытлы татар матбугаты: бүгенге заман проблемалары, үсеш перспективалары" һәм "Татар журналистикасы тарихын өйрәнүдә проблемалар" дигән темалар каралачак.

Конференциянең секция утырышлары КФУда үткәреләчәк. Аның беренче өлешен "Мәгариф" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов, икенче өлешен КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы бүлеге мөдире Васил Гарифуллин алып барачак.

Пленар өлештә чыгыш ясарга Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар инстититуты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Г. Исхаки исемендәге премия лауреты Лена Гайнанова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов чакырылган. Шулай ук Төркиянең Анкара шәһәре Гази университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәрһат Тамирның доклады укылачак.

XS
SM
MD
LG