Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Австриядә урнашкан Икътисад һәм дөнья институты үз хисабында 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елны террорның 80% күбрәк кылынуын әйтә.

Террор корбаннары саны 2014 елда 80% артты һәм 32 мең 658 кешегә җитте. Бу 21 гасыр башы белән чагыштырганда тугыз тапкырга күбрәк. Әлеге мәгълүмат сишәмбе көнне Икътисад һәм дөнья институты (The Institute for Economics and Peace) бастырган “Террорчылыкның глобаль рейтингы” (Global Terrorism Index) тикшерүендә китерелә.

Гомум корбаннарның 78% Әфганстан, Гыйрак, Пакыстан һәм Сүриягә туры килә. 2014 елда һәлак булганнарның 51% “Ислам дәүләте” һәм нигездә Нигериядә хәрәкәт иткән “Боко Харам” экстремистик оешмасы тарафыннан кылынган һөҗүмнәргә карый.

2014 елда дөнья буйлап теракт нәтиҗәсендә бер генә булса да кеше үлгән 67 ил бар. Икътисад һәм дөнья институты аналитик үзәген булдырган Стив Киллелей фикеренчә, террорчылык бик зур тизлек белән арта.

Терактта икътисадка килгәнне зыянны институт белгечләре 53 миллиард долларга бәяләде.

Хисапта 162 илдәге хәл китерелә, анда җир шарының 99%тан артык халкы яши.

XS
SM
MD
LG