Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Татарстан белән Удмуртия арасында мәгариф килешүе кәгазьдә генә калмасмы?


Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов (c) һәм Удмуртиянең фән һәм мәгариф министры Алексей Мирошниченко килешүне имзалау вакытында

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов (c) һәм Удмуртиянең фән һәм мәгариф министры Алексей Мирошниченко килешүне имзалау вакытында

29 октябрь Удмуртиядә татар мәгарифе көннәре узды. Аны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы оештырды. Очрашуда ике республика арасында хезмәттәшлек килешүе яңартылды. Тик Удмуртиядәге татар теле укытучыларының килешү гадәттәгечә кәгазьдә генә калмасмы дигән шиге бар.

Очрашуда Татарстаннан килгән белгечләрне Удмуртиядә гомер итүче татар гаиләләреннән балаларның туган телебезгә өйрәтүенең куелышы, балалар бакчаларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре кызыксындырды. Шушы очрашулардан бу тармакларда эшләүче милләттәшләребез нинди кирәкле тәкъдимнәр алган? Алар Удмуртия мәгариф министрлыгы тарафыннан милли белем бирүне җанландырып җибәрүдә нинди дә булса адымнар булуына өмет итәме?

Татар телендә белем бирү буенча республика мәктәпләрендә эшләр бүген, 2000 еллар белән чагыштырганда мактанырлык түгел. Республиканың 14 мәктәбендә генә 859 бала татар телен фән буларак үзләштерә. Өч мәктәптә генә татар сыйныфлары даими ачылып килә. XXI гасыр башында Удмуртиядә 1425 укучы туган телен өйрәнсә, хәзер бу сан күпкә кимегән. Республиканың егерме балалар бакчасында татар телен 600ләп сабый үзләштерә.

Мәктәпләрдә яңа федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр таләп ителә. Алар әлегә тиешле күләмдә юк. Дәресләрне заманча алып бару өчен татар сыйныфлары тиешле күләмдә техник җиһазлар белән дә тәэмин ителмәгән. “Иң мөһиме – авыл мәктәпләрендә федераль кануннарга туры килгән дәреслекләр, балалар өчен әдәби китаплар җитми. Дәреслекләр икенче класста юк, өченчедә-дүртенчедә бар, иске китаплар белән ФГОС буенча програм төзеп укытырга тырышабыз. Балалар өчен әдәби китаплар юк, анысы - тагын бер авырлык”, диде Юкамен районы Починки авылы мәктәбенең ана теле укытучысы Мәрьям Арсланова.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясый

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясый

Татарстан соңгы елда гына чит регионнарга биш миллион сумлык дәреслекләр, укыту әсбаплары җибәргән. Шул уңайдан Удмуртия мәктәпләренә дә йөз мең сумлык дәреслекләр килгән. Әле тагын дәреслекләргә дип 300 мең сумлык сертификат тапшырылды. “Дәреслекләр белән тәэмин итү регионнар җилкәсендә булырга тиеш. Уку әсбаплары белән тәэмин итү – регионнарның бурычы. Безнең яктан эшләнгән – дәреслекләр федераль исемлеккә кертелгән. Регионнарның алардан файдаланырга хокукы бар. Без узган елда биш миллионга үз акчабызга региннардагы татарларга уку әсбаплары һәм ярдәмлекләр тараттык”, диде Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов.

Республика мәктәпләрендә 20 татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшли. Аларның 90 проценты югары белемле мөгаллимәләр. Ана теле укытучыларын әзерләүне, аларның белемен күтәрүне Татарстан үз җилкәсенә ала.

“Укытучылар мәсьәләсенә килгәндә, аларны әзерләү, белемнәрен күтәрү буенча ярдәм итә алабыз. Бу юнәлештә бары тик элемтәләрне генә ныгытырга кирәк”, дип әйтте Энгель Фәттахов.

Тәрбиячеләр һәм татар теле укытучыларына Татарстан респбуликасының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында 12-нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова, 107нче санлы балалар бакчасыннан ана теле белгече Ләйсирә Йосыпова, гимназиядән татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева һәм башкалар. Бигрәк татарстаннар бүләк иткән китапларга сөенделәр – Удмуртиягә 400 данә дәреслек алып килгәннәр һәм шулай ук дәреслекләр алуга 300 мең сумлык сертификат тапшырдылар.

Мәгариф көннәрендә Русиянең дәүләт думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов та катнашты. Ул укытучыларга туган телне өйрәнүгә юнәлтелгән барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәклегенә басым ясады. Шулай ук форсаттан файдаланып ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен теләкләрен җиткерергә тәкъдим итте. “Яшьләр, спорт, мәгариф министрлыклары белән тел лагерьлары уздырабыз, җәй буе шуның белән шөгыльләнәбез, җәмәгать оешмалары балалрын җибәрергә ярдәм итсеннәр, без бит финанс чыгымнарын үз өстебезгә алабыз”, диде ул.

Татарстанның дүрт районы Удмуртиягә бөркетелгән. Алар үзара килешүләр төзеп, балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәҗрибә алышып эшләячәкләр. Бу очрашуда ике репсубликаның мәгариф министрлыклары арасында 2004 елда кабул ителгән Килешү дә яңартылып имзаланды.

“Яңа стандартлар кысасында бу килешүне яңарту бик кирәк иде. Әлбәттә, безнең бу эш бердәмлекне тәлап итә, бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, бу йөкне тартып бару авыр, бердәм булырга кирәк, Казанның да шушы теләк белән килүләре сөендерә”, диде Ижау шәһәренең татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова.

Килешү яңартылды. Тик нәтиҗәсе булырмы?

Килешүне ике республиканың мәгариф министрлары имзалады. Әмма килешүдә кабул ителгән маддәләр тормышка ашырмы? Мәктәпләрдә белем бирүне төп бурычы итеп билгеләгән милли оешмалар очрашулардан канәгатьме? Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

Рәмзия Габбасова

Рәмзия Габбасова

– Без бу очрашуны бик нык дулкынлану белән көтеп алдык. Мондый очрашуның булмавына ун елдан арткан иде инде. 2004 елда төзелгән иде шундый ук килешү. Шул дәвердән бирле әлеге килешүгә кире әйләнеп кайткан булмады. Бу елларда бик күп үзгәрешләр булды, чөнки заман бик тиз алга атлый. Көн саен яңа кануннар кабул ителеп тора. Мәгариф өлкәсендә дә көн саен үзгәрешләр булып тора. Шул иске килешү белән эшләү кабул ителгән кануннарга туры килми – бу беренчедән, икенчедән – күптән инде аның турында оныттылар.

Шуңа күрә без килешүне нык ышаныч, өметләр белән көтеп алдык.Татарстан республикасындагы көчле гимназияләр белән Удмуртиянең мәктәпләре, балалар бакчалары арасында аерым килешүләр төзелде. Аерым килешүләргә тукталып китсәк, Әгерҗе районының Тирсә балалар бакчасы белән безнең Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы арасында төзелде. 107нче балалар бакчасы - республиканың йөзек кашы. Монда тулысынча диярлек татар балалары җыела. Аларның тәрбиячеләре дә, җитәкчеләре татар милләтеннән. Алар көчле рухлы, милли җанлы кызларыбыз.Татарстаннан килгән кунаклар бу бакчада тәрбия эшенең куелышын, андагы бизәлешләрне күреп сокландылар.

Шулай ук Ижау шәһәренең 12нче мәктәбе белән Татарстанның Зәй районы арасында килешү төзелде. Кукмара районы Кистем урта мәктәбе, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе белән Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясе арасында килешүләр имзаланды.

– Бу килешүләрнең ярдәме булачакмы? Нинди проблемнарны хәл итү мөмкинлеге туачак?

– Элек Зәй гимназиясе белән 12нче мәктәп арасында килешү бар иде. Алар моңа кадәр дә хезмәттәшлек иттеләр. Һәр елны безнең укытучылар Зәйгә барсалар, Зәй укытучылары килеп, безнең мәктәпләрдә эш куелышы белән таныштылар.Бу тәҗрибә уртаклашу алга таба да дәвам итәр.

6нчы гимназиягә, Кистем мәктәбенә бу килешүләр яңалык булып тора, аларның эшчәнлегенә яңа көч, сулыш өрер дип әйтер идем. Мондый аралашу безгә бик кирәк. Бер урында таптанып, үз казаннарында гына кайнап эшләү уңай нәтиҗә бирми. Шулай аралашу, тәҗрибә уртаклашу, эш алымнарын бер-береңнән өйрәнү - ул инде яңа сулыш дигән сүз. Шуңа күрә бу килешүләр бик кирәк. Алар кәгазьдә генә калмасын иде дигән теләк зур. Бу килешүләрнең һәрберсен үзебезнең җирлеккә төшереп эшләргә кирәк. Аларны тормышка ашыру өчен башта вак мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Зур мәсьәлә ваклардан җыела.

– “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләрендә иң зур проблем булып нәрсә куелды? Аны хәл итүдә татарстаннарның роле нидә?

– “Түгәрәк өстәл” артында бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Килешүләрне хәл иткәндә, вак мәсьәләләрне хәл итмичә, ул килешүне тормышка ашыра алмыйбыз. Вакларының төбендә проблем ята.

Кайсы гына өлкәне алма – алга китеш сизелми. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары җыелмый. Аның җыелмау сәбәпләре барыбер шул федераль кануннарга барып тоташа. Мөрәҗәгать иттек ике республиканың мәгариф министрларына – шушы федераль кануннарга искәрмә рәвешендә татар сыйныфларын җыю өчен мөмкинлекләр тудыру турында. Ләкин бу тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Кануннарга үзгәреш кертү вакыт сорый. Әле ул өстәп куелып та, кабул итү дигән сүз түгел. Шуңа да без бүген ничек эшләгәнбез, шулай дәвам итәргә дигән фикердә калдык.

– Үткән гасырның 90-нчы елларында Удмуртия ТИҮ президенты Мәсгүт ага Гаратуев тырышлыгы белән республиканың мәгариф министрлыгында татар белгече штатка кабул ителгән иде. Бүген ул белгеч кыскартылды. Укытучылар эшен берләштерү, ниндидер мәсьәләләрне чишүдә аның өлеше бар иде. Ул белгечне кабат булдыру хәл ителдеме?

– “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә бу мәсьәләне дә күтәреп чыктык. Безгә, әлбәттә, мәгариф министрлыгында үзебезнең милли эшләр белән шөгыльләнүче кеше кирәк. Бу үтенечне җиткердек ике министрлык вәкилләре белән очрашу барышында. Әмма татар теле белгечен торгызырлар дигән ышаныч юк. Оптимизация, кыскартулар дигән җавап ишеттек, ләкин тагын бер талпыну ясарга ниятләп торабыз. Министр исеменә хат язарга уйлыйбыз. Бу белгеч безгә кирәк, чөнки укытучыларны берләштереп тору, алар белән элемтәне булдыру, укытучыларның үз эшләренә җаваплылыкны өсти, шулай ук Татарстан республикасының мәгариф министрлыгы белән элемтәләрне ныгытуда төп көч булып тора иде.

– Министрлыкта милли бүлек бар. Ул күбрәк удмурт мәктәпләре белән эшне күзәтәдер?

– Әлбәттә, алар без милләтләрне аерып карамыйбыз, безнең эшебез милли мәгарифка кагылышлы дип әйтәләр. Әмма бүгенге көндә алар статистика җыю белән генә шөгыльләнәләр һәм чикләнәләр дип әйтер идем. Соңгы елларда эшләр күренми. Мин бу фикерне үзләренә дә җиткердем. Алар аны яратмыйлар инде. Без үзебезнең эшне башкарабыз дип җавап бирәләр.

Башка мәсьләләргә килгәндә, инде федераль кануннарга кагылмыйча, кунакларны озаткач та, үзебезнең минисртлык вәкилләре белән сөйләштек. Күп кенә мәсьәләләрне без монда да хәл итә алабыз. Кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк, урыннарга хатлар язарга. Кайбер мәсьәләләрне шулай хәл итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

– Очрашуда нинди дә булса резолюцияләр кабул ителдеме?

– Кызганычка каршы, килешүгә кул куелганнан соң, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдән соң рәсми рәвештә резолюция кабул ителмәде. Бары тик татар җәмәгатьчелеге үзебезнең ихтыяҗларыбызны, күтәреп чыккан проблемнарны, сорауларыбызны язма рәвештә аларның кулларына тоттырдык.

Бүгенге көндә Татарстан министрлыгы белән дә элемтәдә торабыз. Алар да безнең шушында язылган проблемнарны хәл итү турында уйланалар. Үзебезнең мәгариф министрлыгында да проблемнарны ничек хәл итүгә җавап эзлиләр.

Бу дулкын ике республиканың мәгариф министрлыклары арасында имзаланган килешү шушы көннәрдә генә “кайнап” утырмасын иде, ел дәвамында эш барсын иде дигән теләк бар безнең. Шулай ук язылганнар кагәзьдә яисә һавада эленеп калмыйча тормышка ашса, безнең алга китеш сизелер иде.

XS
SM
MD
LG