Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Кырымтатар геноциды карарын тагын кайсы ил кабул итәр?


18 май кырымтатарлар яшәгән барлык илләрдә һәм шәһәрләрдә матәм чаралы үтә

18 май кырымтатарлар яшәгән барлык илләрдә һәм шәһәрләрдә матәм чаралы үтә

Украина 1944 ел кырымтатар депортацияcен геноцид дип таныды. Чит илләрдәге кырымтатар диаспоралары үз парламентларының бу карарны хуплаячагына ышана.

Украина парламенты 1944 елгы депортацияне "геноцид" дип атаган резоляция кабул итте. 12 ноябрь кабул ителгән карарда "18 май Украинада Матәм көне билгеләнәчәк" диелгән. Әлеге резолюция – кырымтатарларның Украинада күп еллар башкарган хезмәте нәтиҗәсе. Украинада гына түгел, кырымтатарлар күпләп яшәгән башка илләрдә дә кырымтатар депортацияcен парламентлар дәрәҗәсендә таныйлар. Украина Югары радасыннан соң ул илләр парламентлары да шундый ук резолюцияне кабул итәрме? Бу хакта чит илләрдәге кырымтатар диаспоралары вәкилләреннән сорадык.

Романиянең бүгенге парламентында кырымтатар Варол Амәт һәм төрек Хөсәини Ибраһим исемле депутатлар бар. Элек депутат булган Ниҗат Сали, Романия парламентында элек тә, хәзер дә кырымтатар мәсьәләсен яхшы беләләр диде.

Ниҗат Сали

Ниҗат Сали

"Романия парламентында мин депутат булганда ук кырымтатарларга каршы кылынган гамәлләрнең җинаять булганын тану һәм аңлау бар иде. Без моның өчен эш алып бардык. Бу Мостафа Җәмилевнең дә зур уңышы. Аның Романиягә ике тапкыр килгәне бар. Берсе 1998, икенчесе 2002 елда. Икесендә дә Романия парламенты җитәкчеләре белән очрашты, депутатларга кырымтатарларның ни өчен көрәшүләрен аңлатты. Украина парламентының бу резолюцияcеннән соң хәзер Романия парламентына да мөрәҗәгать әзерлибез. Бу бик яхшы карарны Романия парламенты хуплаячагына ышанабыз", диде Ниҗат Сали.

Украинаның геноцид турындагы резолюциясенең Төркиядә кабул ителәчәгенә дә ышаныч зур.

"Русия әрмәннәрне яклап Төркиягә сырты белән борылды. Президент Путинның апрель аенда Чанаккале сугышының 100 еллыгы урынына Әрмәнстанга китеп баруы Төркия хөкүмәтендә ризасызлык тудырды һәм күңелләрне кырды", диде Азатлыкка Кырымтатар Милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай. Аның сүзләренә караганда, геноцид турындагы резолюция – Кырымтатар милли хәрәкәте һәм аның җитәкчесе Мостафа Җәмилевнең уңышы. Украинаның демократик көчләре арасында моның шулай булырга тиешлеген аңлаучылар күптән бар иде, әмма аларның көче парламентта тавыш бирерлек дәрәҗәдә түгел иде, диде Каратай.

Халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү...геноцид була

"Шуңа күрә карар "соң кабул ителде" дип утыру вакыты түгел бу. Иң мөһиме – бу мәсьәләне башка илләр парламентлары көнтәртибенә куюга һәм тавыш бирүгә ирешү. Үзләренә каршы шундый ук җинаять кылынган мәсхәт (аһыска) төрекләре, чеченнәр, ингушлар, Идел буе алманнары, калмыклар, карачай һәм балкарлар мондый карарның Русия Дәүләт думасында һәм башка илләр парламентларында кабул ителүе өчен берләшеп эшләргә тиеш. Бу халыкларга каршы кылынган гамәлләр – кеше хокукларын бозу булып тора. Советлар Берлегенең мирасын дәвам итүче саналган Русия бу геноцидларның нәтиҗәсен үз өстенә алырга тиеш”, диде Зафер Каратай.

Кырымтатарларның Мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы (Төркиянең 26 шәһәрендә бүлекчәләре булган кырымтатар оешмаларының иң зурысы – ред.) рәисе урынбасары, адвокат Намык Кемал Баяр карарны уңай бәяләде.

"Кырымтатар диаспорасы вәкилләре ашыгыч рәвештә алга таба нинди адымнар ясалырга тиешлеген килештереп, һәрберсе үз илләрендә кичекмәстән эшли башларга тиеш. Карарның ахыргы чиктә халкыбыз өчен нәтиҗәсе яхшы булсын", диде Намык Кемал Баяр.

Коҗаэли кырымтатар оешмасы рәисе Суави Октай геноцид карарының яңа форсатка юл ачканын белдерде.

"Соңга калып кабул ителсә дә, шатлыклы карар. Кырымтатарлар өчен яңа форсатлар биргән карар. Хәзер инде Украинаны Кырым һәм Донецки мәсьәләсендә яклаган илләрнең парламентлары да бу резолюцияне яклап чыксын иде. Әлбәттә, без башта Төркиядә бу эшне башларбыз. Моның өчен дөрес моһит тудыру мөһим. Бу резолюцияне кабул иткән Украина депутатларына, президенты һәм хөкүмәтенә рәхмәтлебез", диде Азатлыкка Суави Октай.

Польша парламентының геноцид турындагы карарга мөнәсәбәте илдәге кырымтатарлардан гына тормый, диде Азатлыкка сәясәт белгече Недим Усейнов:

"Бу мәсьәләне Украина лоббисы гына алга җибәрә ала. Кырымтатарлар исә аларга ярдәм генә итә ала", диде белгеч.

Кырымтатар милли хәрәкәтенең чираттагы адымы якын арада үтәчәк Бөтендөнья кырымтатар корылтаеның координация шурасы утырышында билгеләнәчәк.

Литвада Татар берлеге парламентка мөрәҗәгать әзерли, диде Адас Якубаускас.

Адас Якубаускус

Адас Якубаускус

"Литва парламенты (Украинаның) бу резолюцияcен кабул итәргә тиештер, дип саныйм, чөнки безнең кырымтатарлар белән җиде гасырлык тарихи элемтәләр бар. Нинди дә булса резолюция кабул итәргә тиеш Литва парламенты, дип саныйм мин. Татар берлеге исеменнән мөрәҗәгать әзерләп парламенттагы фракцияләр җитәкчеләре белән очрашырбыз, дип торабыз. Карарбыз, реакция нинди булыр, уңай булыр дип ышанам", диде Литва татарлары җитәкчесе.

Украина Югары радасы 1944 елгы депортацияне "геноцид" дип тану турындагы резолюцияне БМОның "Геноцидларны булдырмау һәм җәзалау" конвенцияcе нигезендә кабул итте.

Бер халык вәкилләрен үтерү, авыр тән яки рухи җәрәһәтләр ясау, яши алмаслык, бала таба алмаслык шартлар тудыру, балаларны көчләп башка милләт вәкилләре итеп үстерү – геноцид санала. Язучы Әбрар Кәримуллин үз мәкаләсендә геноцидның "физик", "биологик" һәм "мәдәни" төрләре турында язган иде.

Русиядә дә геноцид җинаять санала (Җинаять кодексының 357нче маддәсе – ред.), әмма аны халыкара дәрәҗәдә тану белән проблемнар чыга. "Геноцид кылучы" дип саналган як үзенең җинаять кылганын танымый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG