Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәхкәмәсе Әхтәм Чийгөзне сак астында калдыру вакытын озайтты


Әхтәм Чийгөз мәхкәмәдә: "Милләт, Ватан, Кырым!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Әхтәм Чийгөз мәхкәмәдә: "Милләт, Ватан, Кырым!"

Адвокатлар Чийгөзне сак астында тотуга нигез булмавын дәлилләсә дә, хөкемдар моның белән килешмәде.

Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне сак астында калдыру вакытын киләсе елның 29 гыйнварына кадәр озайтты.

Мәхкәмә утырышында адвокатлар Чийгөз карамагында 2002 елда туган бала һәм өлкән ата-аналары булуын әйтте. Шулай ук Чийгөзнең Бакчасарайда яшәве, үзен бары уңай яктан гына күрсәтүе һәм берничә тапкыр чит илгә чыкса да кире әйләнеп кайтуын һәм беркайдан да Кырымнан китәргә һәм тикшерүчеләрдән качарга җыенмавын әйтте.

Адвокатлар Чийгөзне сак астында калдыруга нигез юклыкны белдерүгә карамастан, мәхкәмә бу дәлилләр белән килешмәде. Чийгөз үзе мәхкәмә утырышын фарс дип атады.

Мәхкәмә залыннан чыкканда Чийгөз утырышка килгән барлык якыннарына, дусларына, мәҗлес вәкилләренә, кырымтатар хәрәкәте ветераннарына яклау белдергәннәре өчен рәхмәт җиткерде һәм кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Вәджия Кашканың кулын үпте.

Чийгөз 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында бәрелешләрне оештыруга катнашы булуда гаепләнеп быелның 29 гыйнварында кулга алынды. Киев районы мәхкәмәсе тикшерү барышында аны сак астында калдыру карарын даими озайтып килә.

XS
SM
MD
LG