Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Йомышлы татар түрәләре милләтнең гөрләп үсүен белдерә, татарлар моны сизми


Дөнья татар конгрессының V корылтае. 8 декабрь 2012

Дөнья татар конгрессының V корылтае. 8 декабрь 2012

Татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров милләт үсешен чибәрлек бәйгеләре, Сабантуйлар, имамнар җыеннары, һәйкәлләр ачуда күрсә һәм моны конгресс казанышлары итеп санаса, федерал татар мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов Татарстан министрлыклары эшен үзе җитәкләгән автономиянеке итеп күрсәтмәкче.

Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов Омски шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәрендә катнашып Азатлык радиосына әңгәмәдә федераль автономиянең татар мәнфәгатьләрен кайгыртып зур эшләр башкаруы турында сөйләде. "Болар барсы да читтә яшәгән татарларга зур ярдәм", дип ул Татарстан хөкүмәте, мәгариф министрлыгы, "Татмедиа", яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм башка дәүләт оешмалары эшен үзенеке итеп санап китте.

"Без үз ягыбыздан татар мәктәпләренә ярдәм итәргә тырышабыз, төрле әсбаплар, китаплар да җибәрәбез. Башка бер республика да безнең кадәр тәэмин итми", ди мохтарият рәисе.

Гыйлметдинов Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы эшләрен федераль автономиянеке итеп күрсәтә. "Татарстанның дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне үстерү прорамы" нигезендә төбәкләрдәге татар мәктәпләренә нәкъ менә мәгариф министрлыгы ярдәм итә. 2015 елда читтәге татарларга 17 мең данә дәреслек һәм кулланма җибәрелгән.

"Федераль үзәктә регистрациягә узган тел китаплары бер Татарстанныкы гына. 1-9нчы сыйныфка кадәр татар дәреслекләре федераль аккредитация узган".

Гыйлметдинов янә мәгариф министрлыгының татарча дәреслекләр һәм кулланмаларны Русия стандартларына туры китереп әзерләүне, илкүләм дәреслекләр исемлегенә кертү эшләрен үзләренеке итмәкче була. 2014 елда мәгариф министрлыгы тырышлыгы белән 54 исемдәге дәреслек һәм кулланма федераль дәреслекләр исемлегенә кертелде, тагын 34 исемдәге дәреслек һәм кулланма бу исемлеккә кертү өчен әзерләнә.

"Балаларны төрле тел лагерьларына чакырабыз. Алга таба ике сменалы итмәкче булабыз".

Татар телен өйрәнү өчен булдырылган җәйге лагерьларын "Татарстанның дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне үстерү прорамы" нигезендә мәгариф министрлыгы үткәрә. Моңа федераль автономиянең бер катнашы да юк. 2015 елда 24 төбәктән 1700 бала бу лагерьларга бушка килде.

"Интернетта татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен "Ана теле" дигән програм бар. Башка республикалардан беркем дә ун меңләп кешегә тел өйрәтми".

"Ана теле" проектын Татарстан хөкүмәте, мәгариф министрлыгы белән берлектә ЕF Education First ширкәте һәм Казан федераль университеты тормышка ашыра. Бу проектта да федераль автономиянең бернинди катнашы юк.

"Барыбыз бергә ярдәм итеп "ТНВ-Планета" каналы эшләп килә. Беркемдә дә андый телевизион канал юк", ди Гыйлметдинов.

Татарстан хөкүмәте һәм өлешчә ТАИФ финанслаган ТНВ эшен дә депутат Гыйлметдинов инде үз казанышы итеп күрсәтергә омтыла.

"Төрле фестивальләр, бәйгеләр үтеп тора. Бер республика да балаларны, яшьләрне үзенә чакырып шуның кадәр күп фестивальләргә җыймый".

Монда да мәгариф министрлыгы, мәдәният министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы чаралары да федераль автономиянеке булып киткән.

Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы Илдар Гыйлметдинов бу шура утырышларын күз алдында тотып "Һәр утырышта мөмкин булган кадәр тел мәсьәләсе булсынмы ул, укытучыларны әзерләү булсынмы, күтәрелә... мин татар милләте үсешендә драма күрмим", дип белдерә.

Русия Думасы депутаты Гыйлметдиновтан Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та калышмый. Узган җомгада ул "Татар дөньясы башка еллар белән чагыштырганда шактый җитез адымнар белән милләтебезнең үсеше юлында" дигән купшы белдерү ясады.

Бу хакта ул Дөнья татар конгрессының 4-5 декабрьдә үтәчәк ел йомгакларына багышланган җыелышы алдыннан "Татарлар" тапшыруы сорауларына җавап биргәндә белдерде. Европа берлегеннән бирелгән акчаларга Балтыйк буе илләрендә мәдәният үзәкләре ачуны, чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә татар шәхесләренә һәйкәлләр куюны, Татарстан президенты гамәлләрен дә конгресс эшләре итеп күрсәтте.

"Литвада Кырык татар авылында һәм Немежис каласында Европа парламенты бүлеп биргән акчаларга татар мәдәнияте үзәкләре төзелде".

"Татарстан президенты быел гына да Төркиядә, Мажарстанда (Венгрия), Азәрбайҗанда, Кыргызстанда булып милләттәшләр, андагы оешмалар белән очрашып, хакимиятләр белән аларга булышлык күрсәтте".

"Милләтебезнең бөек шәхесләрен зурлау шактый алга китте. Быел Казакъстанда Өскәмәндә (Усть-Каменогорски) һәм Чиләбедә Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды. Семей шәһәрендә ​(Җидепулат)​ татар оешмалары инициативасы белән Тукайга куелачак һәйкәл урынына таш салынды".

Закиров Шәҗәрә бәйрәмнәре, имамнар җыеннарын, эшмәкәрләрнең очрашуларын, татар кызы бәйгесен, Сабантуйларны конгрессның эшләре, татар милләте үсешенең зур чаралары буларак санап үтә.

Шулай да конгресс җитәкчесе 22 минутлык әңгәмәдә бик кыска, ике сүз белән генә татар теле алдында торан кыенлыкларны да телгә алды.

"Туган тел мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Хакимият, дәүләт туган телләрне өйрәнү мәсьәләсеннән елдан-ел читләшә бара. Хәл итү юлларын эзлибез", ди ул.

Шул ук вакытта, Татарстандагы, төбәкләрдәге татар авылларының мәктәпләре, Русия җитәкчелеге үткәргән оптимизация сылтавы белән, берәм-берәм ябыла бара. Аерым алганда, быел яңа уку елы алдыннан гына Оренбур өлкәсендәге Абдрахман, Ибрай һәм Русия төбәкләрендәге башка авыллардагы мәктәпләрнең кайсы ябылды, кайсын башлангыч итеп калдырдылар. Урал татарлары да татар мәктәпләре, татар сыйныфлары кирәк дип белдерә. Татарстанда да татар мәгарифенең киңлекләре тарая. Милли күтәрелеш елларыннан соң республикада 690 татар мәктәбенең ябылуы белдерелә.

Югары уку йортларында да милли белгечләр әзерләү тулысынча бетүгә таба бара. 2015 елдан КФУда татар журналистикасы төркеме бетерелде, татар математика укытучылары да әзерләнми башланды. Конгресс та, федераль автономия дә бу мәсьәләне хәл итүгә алынмады.

Татарны берләштергән медиа да кыенлыклар алдында. 2020 елдан Русия халкы телетапшыруларны иярченнәрдән бары тик цифрлы форматта гына караячак. Бөтен илгә күрсәтеләчәк түләүсез 20дән артык канал арасында ТНВ юк. Конгресс та, федераль автономиядә бу проблемны чишүгә алынмады. Узган гасырның 90-нчы елларында Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә эшләп киткән радио-телетапшырулар, басмаларның кайберләре бүген кыенлыклар алдында. Төмән өлкәсенең Тубыл, Төмән шәһәрендә татар телендәге радио һәм телетапшырулар, Удмуртиянең "Очрашу" радиотапшыруының вакытлары кыскарды.

Татарлыкка һөҗүмнәр хронологиясе [1999-2015]

1999 – Владимир Путин Русиянең премьер-министры итеп билгеләнә. Икенче чечен сугышы башлана. Илдә империячел көчләр янә күтәрелә башлый.
2000 – Владимир Путин Русия президенты булып сайлана.
2002 – Русия думасы республикаларда дәүләт телләре бары тик кирил хәрефләре нигезендә булырга тиеш дигән канун кабул итә.
2004 – Русиянең Конституция мәхкәмәсе моны раслый. Шулай итеп Татарстанның татар телен латин графикасына кайтару нияте кире кагыла. Рәсми Казан халыкара мәхкәмәгә бирү мөмкинлегенә ишарә ясаса да, моңа җөрьәт итми. Нәтиҗәдә татар теле кирил хәрефләрендә кала.
2004 – Татарстан һәм Башкортстанда президент сайлау бетерелә, аларны Мәскәүдән билгеләү тәртибе кертелә.
2005 – Татарстан һәм Башкортстанда бәйсез белем програмнары белән эшләүче төрек лицейлары ябыла башлый.
2005 – Казандагы өч уку йортын берләштереп Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты булдырыла, соңрак ансы да Казан федераль университетына кушыла. Ахыр чиктә татарның Милли университетын булдыру хыяллары тормышка ашмый кала.
2007 – Русиянең Мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертелә (309-нчы канун). Нәтиҗәдә төбәкләрдә милли-төбәк компоненты юкка чыгарыла. Милли тарих, тел, географияне өйрәнү чикләнә.
2010 – Русиядә төбәк башлыкларын президент дип атауны тыю турында канун кабул ителә.
2011 – Казан дәүләт университетында милли кадрлар әзерләүдә төп урын тоткан Татар филологиясе һәм тарихы факультеты бетерелә.
2012 – Урыс православ чиркәве Казан епархиясен митрополия статусына күтәрә.
2012 – Казанда рәсми мөселман руханиларына ясалган һөҗүмнәр сурәтендә бәйсез мөселман әһелләрен эзәрлекләү көчәя, мөселманнарны Русия хакимиятенә тугрылыклы итү эшләре көчәя.
2012 – Милләтләрне, милли республикаларны юк итү стратегиясе имзаланды.
2012 – Милли телләр кимсетелгән мәгариф кануны кабул ителде.
2013 – Татар милли хәрәкәтен эзәрлекләүләр көчәйде. ТИҮ бинасыз калды.
2014-2015 – Милли хәрәкәт активистларын уйдырма сәбәпләр табып көч кулланып тикшерүләр, мәхкәмәләргә тартулар көчәйде. Гаепләү белдерүләр, төрмәләргә ябулар башланды.

2015 – "Татарстан Яңа Гасыр" Русиядә иярченнән бушка күрсәтеләчәк цифрлы телеканаллар исемлегенә кертелмәде.

"Бәйрәмнәр үткәреп кенә әллә кая китеп булмый"

Бибинур Сабирова, җәмәгать эшлеклесе, Төмән:
– Федераль милли-мәдәни мохтарият турында бер генә сүз дә әйтә алмыйм. Безнең Төмән өлкәсендәге Казан татарлары мохтариятен беркем дә үз канаты астына алырга теләмәгәч, федераль автономиягә документларыбызны җибәрәбез дип белдереп хат юллаган идем, мохтарият рәисе җавап бирүне дә кирәк санамады. Татар мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә бу автономиянең мин бернинди дә ролен күрмим. Матбугатны да күзәтеп барам, әмма татар тормышында мин аның әһәмиятен күрмим.

Конгресска килсәк, ул – хөкүмәт каршындагы оешма. Бәйрәмнәр белән булса да, аерым кешеләр белән эшләп булса да, татарларның рухын күтәрүдә аның роле бар. Әмма милли үсештә бәйрәмнәр белән генә әллә ни еракка китеп булмый.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, җәмәгать эшлеклесе, Бәләбәй татар гимназиясенең элекке директоры:

– Мин федераль автономиянең эшчәнлеген, дөресен әйткәндә, тоймадым. Инде Башкортстан татарлары мохтариятенә килсәк, татар мәгарифе өчен гел кире эшләр генә эшли.

Дамир Шәйхетдин, җәмәгать эшлеклесе, журналист, Чаллы:

– Татар мәгарифен, татар милләтен үстерүдә безнең шәһәр күләмендә федераль автономиянең эшчәнлеге гомумән сизелми. Бәлки, республикадагы кайбер төбәкләргә тәэсире бардыр, ә гомумән әйткәндә, бу оешманың эшчәнлеген тоймыйм.

Конгресс эшчәнлегенә килгәндә, аның үз функциясе бар, ул мәдәни-агарту эшләренә күбрәк басым ясый. Ә бүгенге заманда сәяси эшчәнлек тә күрсәтә торган оешма итеп, кызганыч, мин аны күрә алмыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG