Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Мәхкәмә Немцов эше нигезендә Руслан Мухудиновны читтән торып кулга алды


Мухудинов федераль һәм халыкара эзләүгә игълан ителгән. Аңа үтерү һәм канунсыз корал әйләнешендә гаепләнә.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Чечня эчке эшләр министрлыгының “Северный” батальоны хәрбие Руслан Мухудиновны читтән торып сак астына алды. Ул Мәскәүдә оппозиционер Борис Немцовны үтерүне оештыруда шикләнелә.

Мухудиновка үтерү, канунсыз корал әйләнешендә гаеп белдерелә. Ул федераль һәм халыкара эзләүгә игълан ителгән. Тикшерүчеләр Немцовны үтерү өчен 25 миллион сум вәгъдә иткән ниндидер “Русик” исемле кеше шулдыр дигән фикердә. Әлеге “Русик” турында аңлатма биргәндә җинаятьне кылуда шикләнелгән, “Север” батальонының элекке хезмәткәре Заур Дадаев әйткән иде.

Бүгенге утырыш барышында хөкемдер укыган белдерүдә Руслан Мухудиновның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ятырга мөмкинлеге әйтелде. Ул Русиядән башка кеше паспорты белән чыгып киткән булырга мөмкин дип саный тикшерүчеләр, дип яза “Интерфакс”.

Мухудинов адвокаты гаепләүләр белән килешми.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде. Бу җинаятьне кылган дип шикләнгән Чечнядан биш кеше: Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерханов сак астына алынды. Алар барысы да үз гаепләрен кире кага.

XS
SM
MD
LG