Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

Җитештерү туктап торуга карамастан, эшчеләргә хезмәт хакның өчтән ике өлеше биреләчәге әйтелә.

Чаллыда Ford-Sollers ширкәте машиналар җитештерү эшен гыйнварга кадәр туктатты, 15 декабрьдән Алабугадагы ширкәттә дә эш тукталып торачак. Әлеге чорда ширкәт эшчеләргә хезмәт хакының өчтән бер өлешен түләячәк. ТАСС белдерүенчә, ширкәт җитәкчеләре белән хезмәткәрләр арасында аңлашылмаучанлык юк икән.

Чаллыда Ford-Sollersта 1,3 мең кеше эшләсә, Алабугада аларның саны 1,5 меңгә җитә. Элегрәк ширкәт "БИЗНЕС Online"га эшнең тукталып торуын "озайтылган яңа ел каникуллары" дип атаган иде.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

XS
SM
MD
LG