Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга мәктәпләрендә бушка ашатуны кире кайтаруны таләп итеп Путин исеменә имза җыю бара


Алабугада аз керемле, күпбалалары гаиләдәге һәи инвалид балаларны ташлама нигезендә ашатуны туктатканнар. Ата-аналар моңа канәгатьсезлек белдерә.

Татарстанның Алабуга шәһәре һәм районында ата-аналар Русия президенты Владимир Путин һәм Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов исеменә “Ташламалы тукланучылар өчен мәктәпләргә түләүсез туклануны кайтарыгыз” дигән петициягә имза җыя башлады.

Алар бу петицияне интернетта урнаштырды. Анда әйтелгәнчә, 9 ноябрьдә Алабуга һәм Алабуга районының барлык мәктәпләрендә күпбалалы, керемнәре аз булган гаиләләр, инвалид балалар өчен бушлай ашату туктатылган.

“Моның өчен бернинди дә карар, ә бигрәк тә канун юк. Барлык шәһәр мәктәпләрендә җыелыш уздырып, хәзер канун нигезендә балалар бары Русия тарафыннан бүленгән 6 сум 10 тиенгә ашаячак (бу бер көнне кабартма+компот, икенче көнне – суда пешкән ботка+бер кисәк ипи һәм чәй) диделәр. Әгәр ата-аналар моңа риза булмаса аена 500 сум түләргә тиеш. Бу хакта ата-аналарга кич белән әйттеләр. Ә көндезен кайбер мәктәпләрдә түләүле һәм бушка тукланучыларны төрле өстәлләргә утыртып төрлечә тукландырганнар. Бу нинди дискриминация. Хәтта минем улымның авызыннан бер тапкыр тешләгән сосискасын тартып алганнар”, диелә петициядә.

Хәзергә аны 200дән артык кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG