Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан пионерлары варислары" 25 еллыгын билгели


Русия президенты илдә элекке пионер оешмасын кире кайтарырга кушканда "Татарстан варислары" бу көннәрдә 25 еллык юбилейга әзерләнә. Элекке пионерларның тормышы 25 елда ничек үзгәргән?

Пионерлар хәрәкәте юкка чыккач, аңа алмашка "Татарстан пионерлары варислары" дип исемләнгән оешма барлыкка килә. Аннары "пионерлар" сүзе төшеп кала. Бүген дә ул исән, быел бу берлеккә 25 ел тула. Район, шәһәрләрдә бәйрәм чаралары инде узган, декабрь аенда юбилей Казанда "Без бергә!" җыены белән билгеләнәчәк.

Берлекне оештыруда катнашкан, аны әйдәп барган, бүген Татарстан һәм фән министрлыгында киңәшче булып эшләгән Федор Семенов "Татарстан варислары" берлеге сафында 180 мең кеше исәпләнә дип әйтте. Аларның күпчелеге – Татарстан районнары мәктәпләре укучылары. Түрә ышандырганча, бу оешмага керү мәҗбүри түгел, теләге булган балалар гына кабул ителә.

"Республикада балалар хәрәкәтләре шактый (280 меңләп мәктәп укучысы төрле оешмаларда һәм хәрәкәтләрдә әгъза булып тора – ред.), әмма "Татарстан варислары" – ул иң зур оешмаларның берсе. Гомумән, ул Русиядә дә иң зур оешма булып санала. Биредә 180 мең кеше әгъза булып теркәлгән. Алар үзе эченә шулай ук эзтабарлар хәрәкәтен дә, аларның остазларын да ала. Бу оешмага өстәмә белем бирү оешмаларында балалар белән эшләүче методистлар да керә. Без элеккеге союздаш респубикалардагы балалар оешмаларын берләштерә торган халыкара берлекнең әгъзасы да булып торабыз. Безнең оешмага керү ирекле. Баланың анда әгъза булыр өчен әзерлеге кирәк. Шул очракты гына тәкъдим ясыйбыз", диде Азатлыкка Федор Семенов.

"Татарстан варислары" түштамгасы
"Татарстан варислары" түштамгасы

"Татарстан варислары" пионерия хәрәкәтенең структурасын саклаган. "Отряд", "дружина", "слет" дигән төшенчәләр калган. Оешманың үз тамгасы, Татарстан әләменең өч төсеннән торган галстуклар. Өлкән сыйныф әйдаманнары Русия әләменең төсендәге галстук тага башлый. Бүгенге көндә оешмада ребрендинг бара. ВКонтакте челтәрендәге төркемдә оешманың яңа тамгасын булдыру өчен тәкъдимнәр җыела. Оешманың үзенчәлеге, милли һәм туган як тәрбиясенә биргән өлеше сакланырмы? Килгән тәкъдимнәр арасында яңа гимн яки шигаргә татарча сүзләр әлегә күренми.

"Үзебез ясаган программаларыбыз бар, аны Орел өлкәсе белән Саха Якутия республикасы үзләренә өлге итеп алып безнең кебек эшлиләр. Җәйге, кышкы аланнарыбыз бар. "Мирас" аланын инде 26нчы тапкыр уздырдык, шуның үндүрте Кара диңгез буенда булды. Быел 150 бала белән Кырымга бардык, Севастопольдә (Акъярда) булдык, анда урам җыенын уздырдык. Кышкы каникуллар вакытында 160 бала өчен исәпләнгән "Галстуклы балачак иле" дигән алан уздырабыз", дип сөйләде Семен әфәнде.

"Татарстан варислары" берлегенең максаты балаларда рухи кыйммәтләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, дип аңлата түрә. Нинди юллар белән?

"Мәсьәлән, эзтабарларга булдырылган программ өч елга исәпләнгән. Аның беренче елы "Минем гаиләм" дип атала. 15 сентябрьдә оешубыз туган көнен билгелибез, аннары октябрьдә "Әбиләр һәм бабайлар бәйрәме" була. Аннары ноябрьдә Әниләр көнен уздырабыз. Ел нәтиҗәсе 15 майда ясала, чөнки анда халыкара Гаилә көне. 19 майда барысы да җыенда катнаша, елга нәтиҗә ясала. Икенче елыбыз "Ватан варислары" дип атала. Батырлык турында сөйлибез. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә каһарманнарны искә алабыз. 9 декабрь Ватан каһарманнары көне дип игълан ителде, шулай ук Билгесез солдат көне дә бар, бу көннәрдә дә чара уздырыбыз. Аннары феврвальдә Ватанны саклаучы көне килеп җитә, 9 Май – Җиңү көне. Ел дәвамында балалар сугыш, тыл ветераннары белән очраша, аларга армиядә хезмәт итү мөһимлеге, Ватанны саклау турында сөйлибез", диде Семенов.

Варисларга кечкенә яшьтә туган якка мәхәббәт, эзләнү һәм тикшеренү белән кызыксындыру, азмы-күпме милли тәрбия, олыларга хөрмәт тәрбиясе бирелә. Соңрак уздырылган чараларга караганда, өлкәннәрдә бу оешма патриотик рухтагы бәйрәмнәр аша күбрәк милитаристик сыйфатлар тәрбияли. Гәрчә, Федор Семенов үзе дә балаларның "Туган як серләре" кебек чараларның күбрәк яратуын әйтсә дә.

“Татарстанның варислары без, улларыңа лаек алмашлар. Яшел, ак, кызыл төсләрне алган галстуклы безнең нык сафлар!”
"Татарстан варисларына" кабул итү тантанасыннан

"Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бәйгеләр уздырабыз. Теләп катнашалар. Балалар аеруча "Туган як серләре" экспедициясен ярата, аның биремнәре ел саен үзгәреп тора. Катнашып җиңү яулаган 200ләп баланы сайлап алып "Тукай эзләре буйлап" дип аталган сәяхәткә алып барабыз. Аланнарда актив катнашучылар гына каташа бит, балаларга кызык! "Сыйныф әйдәманы" бәйгесен уздырабыз, аның җиңүчеләре Русия президенты грантына лаек була. Начар түгел бит - 30 меңлек грант алу! Балага да яхшы, укытучының да эше югары бәяләнә", дип аңлатты ул.

Семен Федоров Владимир Путинның Русия күләмендә элеккеге пионерия кебек мәктәп балаларынын берләштерүче оешма төзү фәрманын "кирәкле эш" дип бәяләде.

"Халыклар берлеккә кергән кебек "Татарстан варислары" бу оешмага да коллектив әгъза буларак керәчәк. Моның бер куркынычы да юк. Безгә уңай яклары күп. Димәк, дәүләт ягыннан ярдәм булачак. Без аның эчендә эреп югалмабыз, үзенчәлегебез сакланыр дип уйлыйм", диде Азатлыкка министрлык белгече.

Советлар берлегендә пионерлар оешмасы чәчәк аткан елларда аның 118 мең пионер дружинасында 25 миллион әгъзасы бар иде. Пионерга балаларны икенче сыйныфта кабул иттеп 14 яше тулгач бала комсомол оешмасы керә иде. Оешмага керү ихтыяри саналса да, пионер булмаган укучыларның мәктәптә проблемнары күп була иде. 1991 елның сентябрендә ВЛКСМның XXII корылтаенда комсомолның тарихи роленең әһәмияте калмавы турында белдерелде. Комсомол белән пионерлар оешмасы да бетерелде. Дәүләт дәрәҗәсендә пионер оешмасы бары тик Беларуста сакланды. Хәзер менә Русиядә дә торгызылачак. Татарстан моңа инде күптән әзер.

XS
SM
MD
LG