Accessibility links

Кайнар хәбәр

А321 очкычында шартлаган бомба урындык астына куелган булган


"Интерфакс" мәгълүматы булган чыганакка таянып, бомбаның сугыш ядрәләрендә кулланыла торган материалдан ясалганын хәбәр итте.

"Когалымавиа" һава ширкәтенең Мисырда шартлаган А321 очкычындагы бомба сугыш ядрәләрендә кулланыла торган чималдан эшләнгән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Сәгать механизмы куелган бомбаны очкычка Шәрм-әш-Шәйх һава аланының берәр хезмәткәре алып кергән дип фаразлана.

Чәршәмбе көнне “Коммерсант” тикшерүчеләргә якын чыганакка таянып, шартлаткычның очкычның арткы өлешендә бер урындык астына куелганлыгын язды. Элегрәк шартлау багажлар өлешендә булган дип фаразланган иде.

17 ноябрь көнне ФСБ очкыч һәлакәтенең теракт нәтиҗәсендә булуын раслаган иде.

XS
SM
MD
LG