Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан Казанны чиркәүләр белән капламакчы


Татарстан митрополиты - Феофан.
Татарстан митрополиты - Феофан.

Татарстан митрополиты Феофан Казанда православ чиркәүләр санын арттырмакчы. Яңаларын салу белән беррәттән ул элек Рус православ чиркәве карамагында булганнарны кире кайтаруны таләп итмәкче. Шуларның берсе – Казан Изге ана иконасы храмы төзелешенә каршы имза җыю бара.

Татарстан митрополиты Феофан республикага килгәннән бирле чиркәү милеге тирәсендә кайнаша. Күптән түгел ул кирмәндәге президент идарәсе утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде. Менә бүген "БИЗНЕС Online"га Казанда бик күп яңа православ гыйбадәтханәләре төзүдән тыш, элек Рус православ чиркәве карамагында булган чиркәүләрне дә төзекләндерү белән шөгыльләнергә җыенуын әйтте.

Шуларның берсе – Кол Шәриф мәчетеннән ике тапкырга диярлек зуррак булган Казан Изге ана иконасы соборының төзекләндереләчәге билгеле булгач, интернетта "Change.org" сәхифәсендә моңа каршы имза җыю башланды, Вконтактеда "Мы против строительства собора в центре Казани" дигән бит барлыкка килде.

Чиркәү төзелешенә каршы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменә язган петицияне бүгенге көнгә 443 кеше имзалаган. Әлеге петицияне Динар Мөхәммәтов дигән кеше башлап җибәрде. Азатлык тырышып караса да, аның белән элемтәгә керә алмады.

Әлеге мөрәҗәгатьтә бу төзелешнең мәгънәсезлеге әйтелә.

"Беренче чиратта төзеләчәк дип исәпләнгән урында торак йортлар бар. План нигезендә аларны күчерү нияте бар. Русия конституциясендә шәхси милекне саклау каралган. Бер генә кеше булса да үз урыныннан китәргә каршы булса, аны көчләп чыгару турында сүз дә була алмый.

Икенчедән, төзелеш ким дигәндә бер миллиард сумга төшәчәк. Төзелештән соң ул Рус православ чиркәве балансына биреләчәк булып чыга.

Казан үзәгендә чиркәүләр харитасы
Казан үзәгендә чиркәүләр харитасы

Өченчедән, ул урында инде чиркәүләр җитәрлек. Хәтта бер урамга берничә чиркәү туры килә. Шул ук вакытта анда мәчетләр юк. Ни өчен шундый дисбаланс? Әгәр объектив булсак православ казаннарның чиркәүләргә мохтаҗлыгы юк...", диелә мөрәҗәгатьтә.

Митрополит Феофан исә төзелгән чиркәүләргә караганда, гыйбадәт кылучылар саны азрак дигән караш һич кенә дә дөрес түгел дип саный.

"Киресенчә еш кына чиркәүдә кеше шыгрым тулы дигәнне ишетергә туры килә. Ә ни өчен әле халык кысылып басып торырга тиеш. Чиркәүгә килгән кеше тыныч гына гыйбадәт кылсын, беркем дә аңа тертелмәсен. Кешеләр тулы булу бу инде чиркәүләрнең җитәрлек булмавын күрсәтә", диде Феофан.

Митрополит Казанда хәзер православ храмнарның саны 30дан бераз гына арта дип шыттырып та җибәрә. Әле быелның август аенда гына Азатлыкка Татарстан митрополиясе республика башкаласында барлыгы 57 православ гыйбадәт йортының барлыгы турында белешмә җибәргән иде. Шул өч айда Казандагы чиркәүләр саны берничек тә азая алмый. Күрәсең Феофан яңа милек артыннан куып, булганнарын санарга оныткандыр.

Татарстан митрополиты патриарх Кириллның "200 чиркәү" програмын да телгә ала. Әлеге програм күрәсең инде Мәскәүгә генә түгел, ә Татарстанга да кагыла булып чыгамы, аңлашылмый.

"Әлеге програм нигезендә, уртача 20 мең кешегә бер чиркәү туры килергә тиеш. Татарстан башкаласына бу санга әле ерак. Шәһәрдә күпме урыс кешесе яшәгәнен санап карагыз", ди Феофан.

XS
SM
MD
LG