Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар интернет-каналы татарча да өйрәтә


Youtube каналында “Әкияти канал” дип аталган блог балалар өчен дәресләр, әкиятләр, кызыклы мастер-класслар урнаштырып бара. Нигездә русча булган бу каналда татарча да дәресләр бар.

Интернетта балалар өчен күпсанлы сайтлар, видеоблоглар, мультфильмнарны табып була. Әти-әниләргә ярдәм булырдай шактый мәгълүматлар, материаллар бар. Тик, кызганычка ки, мондый сайтлар, платформаларны милли телләрдә табу кыенрак.

Азатлык радиосы пәрәвездә балалар өчен урын алган кызыклы һәм файдалы татар ресурсларын даими күзәтеп бара. Нигездә, бу балаларын татарча тәрбияләргә теләгән актив әниләр тарафыннан ачылган проектлар булып чыга. Мисал итеп Айгөл Әюпованың "Үчтеки" блогын, Ләйсән Сираеваның "Сабыем" сайтын, Гүзәл Хәсәнованың “Юлбасма” нәшриятын китереп була.

Кайбер очракларда исә татар теленә кызыклы проектларны татар кешеләре түгел, ә башка милләт вәкилләре алып бара. Youtube каналында “Әкияти канал” ("Сказочный канал") дип аталган видеоблогта балалар өчен видеодәресләр, әкиятләр, кызыклы мастер-класслар урнаштыралар. Нигездә материаллар русча чыга, әмма башка телләрдә дә кызыклы язмалар табып була анда.

Безнең өчен иң кызыклылары татар материаллары булды. Блогта татар халык әкиятләре һәм татар теле дәресләрен табып була. Азатлык радиосы блогны алып барган Сергей Плоцка мөрәҗәгать итте. Сергей Кырымда яши. График дизайн белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта сәүдә челтәрендә дизайнер булып хезмәт итә.

“Әкияти канал” проекты турында әйтеп китсәгезче? Аны ни өчен ачып җибәрдегез?

Сергей Плоцка
Сергей Плоцка

“Әкияти канал” балалар өчен булдырылган видеоканал. Биредә без балалар өчен өйрәтә һәм төрле яктан үстерә торган видео, аудиоәкиятләр, оригами ясау остаханәләре, шулай ук инглизчә, украинча, беларусча, татарча һәм алманча җырлар, әкиятләр карый аласыз.

Үземнең балачагымны искә төшерсәм, өйрәтә торган видеоязмаларны карау мөмкин түгел иде. Хәзерге вакытта исә, интернет һәм информацион технологияләр мондый форсатны безгә бирә. Шуңа күрә дә без мондый эш юнәлеше белән шөгыльләнергә булдык. Һәр видеоязма белән без, милләтенә карамастан, балаларның тормышын төслерәк, яхшырак итәргә тырышабыз. Проектыбыз 2014 ел башында эшләп киткән иде. Тиздән икееллыгыбызны билгеләргә җыенабыз.

Башка телләрдә әкиятләр чыгару фикере кайдан туды?

Мин Кырымда яшим. Белгәнегезчә, монда бик күп милләт вәкилләре яши: руслар, кырымтатарлар һәм казан татарлары, украиннар, беларуслар, алманнар һ.б. Мин алар өчен дә материаллар булсын дип телим, алар бит балаларына әкиятләрен үз телләрендә эзли.

Татарча дәресләр, әкиятләрне ник яздырырга булдыгыз? Алар турында әйтеп китсәгезче?

Рус телендә өйрәтә торган видеолар бик күп, башка телләрдә исә алар аз. Татар теле үсешенә һәм аның башка милләтләр арасында популярлашуына өлеш кертергә теләдем. Татар теле миңа бераз таныш, Казанда берничә тапкыр булганым бар. Ул миңа бик ошады, кешеләре дә бик ачык йөзле һәм елмаючан.

Татарча видеоларны ясарга танышларым ярдәм итә. Үзем кайвакыт анимацияләр ясыйм, кадрларны бизим. Нигездә, видео монтажы белән шөгыльләнәм. Башка төрле эшләрне дусларым башкара. Әйтик, татар теле видеодәресләрен эшләгән дустым хәзер Мәскәүдә яши.

Татар видеолары белән кызыксыну чыннан да бар. Алга таба да татар телендә видеолар ясарга телибез. Башка телләрдә дә ясаячакбыз.

XS
SM
MD
LG