Accessibility links

Русиянең допингка каршы агентлыгы WADA кодексы таләпләренә туры килми


Элегрәк допингка каршы дөнья агентлыгының бәйсез комиссиясе Русия турында хисап чыгарып, җиңел атлетика спортчыларының допинг куллануы яшерелүен бәян иткән иде.

Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) оешма кодексына туры килмәвен таныды. Бу хакта агентлыкның твиттерында хәбәр ителә.

Русиядән тыш кодекска шулай ук Украина, Израил, Андора, Аргентина һәм Боливия допингка каршы лабораторияләре дә туры килми дип табылды. Әлеге агентлыклар кодекска туры килү өчен яңа тикшерү узмыйча чаралар алып бара алмаячак.

Тагын бер ничә ил WADA күзәтүе астында булачак. Алар арасында Бельгия, Франция, Бразилия, Греция, Мексика һәм Испания бар.

Допингка каршы дөнья агентлыгының бәйсез комиссиясе узган атна Русия турында хисап чыгарып, Русия спортчыларының допинг куллануы, тотылган очракта акча түләп котылулары, тренерларның бу эштә ярдәм итүе, түрәләрнең шушы хәлләрне яшерү өчен зур күләмдә ришвәт түләүләре, Мәскәүдәге допинг лабораториясенең халыкара комиссия килү алдыннан тест нәтиҗәләрен юк итүе турында мәгълүматлар бәян итте. Шул сәбәпле Русия җиңел атлетика федерациясе Халыкара ярышларда катнашудан читләштерелде.

Атнакич көнне Русия югары мәхкәмәсе пленумы спортчылар, тренерлар һәм спорт оешмалары арасындагы бәхәскә багышланган карар проектын караячак. Аерым алганда допинг кулланган өчен спортчылар эшләреннән азат ителәчәк.

XS
SM
MD
LG