Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тель-Авивта RT телеканалына һөҗүм булган


RT белдерүенчә, хезмәткәрләр арасында корбаннар юк.

Тель-Авивта билгесез, пычак белән коралланган бер кеше RT Русия дәүләт телеканалы хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Телеканал хәбәрчесе Пола Слиер белдерүенчә, ике кеше үлгән, өчесе яраланган.

Элегрәк France-Presse агентлыгы Тель-Авивтагы бинага фәләстинленең һөҗүме нәтиҗәсендә бер кешенең үлеме, өчесенең яралануы турында хәбәр иткән. Соңрак телеканал корбаннарның саны икегә җитүен әйтте.

XS
SM
MD
LG