Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

Русия китапханәсе Татарстанга "Шура" журналының электрон версиясен тапшырды


18-19 ноябрь Казанда Русия милли китапханәсе көннәре кысаларында махсус җыеннар узды. Мәскәү кунаклары Татарстанга "Шура" журналының электрон версиясен бүләк итте. Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев белдергәнчә, Мәскәү китапханәсендә татарларга бәйле бай тарих саклана һәм аларны да Казанга кайтарасы бар.

Татартстан һәм Русия милли китапханәләре көннәре уңаеннан Казанга Русия милли китапханәсе башлыгы Антон Лихоманов җитәкчелегендә Мәскәү кунаклары килде. Лихоманов үз чыгышында читтән белем, технология сатып алмаска чакырды.

"Акыллы, гыйлемле, интеллигент кешеләрдән башка Русия үсештә була алмый. Тауар гына түгел, белемне, технологияләрне дә без һәрвакыт читтән сатып алырга тиеш түгелбез. Үзебез Русиядә яшь галим-белгечләрне үстерергә тиешбез”, диде Лихоманов. Шул рәвешле ул мәгариф өлкәсендә дә импортны алмаштырга кирәк дигән фикер җиткерергә тырышты.

Әлеге чарада Русия милли китапханәсенең иң бай һәм иң зур китапханәләр рәтендә булуы әйтелде. Бу сүзләрне җыенда катнашкан Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та хуплады. Русия милли китапханәсендә 37 миллионнан артык документ, китап-басмалар бар икән.

“Әлеге байлык – ул безнең өчен дә якын һәм кирәкле. Казан белән Петербур арасындагы элемтәләр бик күптәннән яшәп килә. Юкка гына, татарның беренче “Нур” газеты Петербургта чыкмаган, юкка гына Тукай вафатына бер ел кала ул Петербурга китмәгән. Бу факт мәдәниятара, китапханәара багланышларның көчле булуы хакында сөйли. Китап булган җирдә китапханә бар, китапханә булган җирдә мәдәният бар”, ди Татарстанның дәүләт шурасы депутаты.

Аның сүзләренчә, Русия милли китапханәсендә татар халкының тарихына, мәдәниятенә, мәгарифенә, үткәненә караган бик зур, бай фондларлар саклана. Русия империясе вакытында Казан губернасында чыккан һәрбер басма-газет Русия китапханәләренә барып җитә торган булган.

“Әлеге байлыкның күп өлеше безнең үзебездә юк. Мәсәлән, иң күренекле журналларның берсе - “Шура” (1908-1917) журналы. Аның 240 данәсе чыккан. Безнең өчен бик кадерле булган басма, ләкин аның барлык саннары да Милли китапханәдә юк. Шуңа күрә Мәскәү кунаклары безгә зур бүләк ясап, барлык булган 240 санын электрон вариантка күчереп алып килгәннәр”, диде Разил әфәнде.

Милли китапханәләр көннәре кысаларында, “Татарстан: тарих битләре. Русия милли китапханәсе фондыннан материаллар” дигән китап күргәзмәсе эшләде, Русия милли китапханәсенең электрон ресурсларын тәкъдим итү, китапларны һәм кульязмаларны саклауга багышланган лекция, машинада бастыру үзенчәлекләре буенча семинарлар үтте.

“Бу чаралар Татарстан өчен генә түгел, Русия өчен дә әһәмиятле вакыйга. Русия китапханәсе безгә – Татарастанга килеп үзләренең бездә булмаган хезмәтләрен күрсәтә. Алар алып килгән материаллар бик бай, үрнәк алырлык һәм без дә алар белән куллана алабыз”, диде “Җыен” вакыфы мөдире Фуат Рафиков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG