Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "Йолдыз" журналы бүлмәсенең тәрәзәсен вату тырышлыгы ясалган


“Кырым” фонды, Мәҗлес, кырымтатар басмалары, шул исәптән "Йолдыз" журналы урнашкан бина
“Кырым” фонды, Мәҗлес, кырымтатар басмалары, шул исәптән "Йолдыз" журналы урнашкан бина

Кырым аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү, аларга караган дини, мәдәни оешмаларга һөҗүмнәр дәими күренешкә әйләнде.

19 ноябрь кичендә Акмәчеттә билгесез кешеләр “Йолдыз” кырымтатар әдәби журналының баш мөхәррире утырган бүлмәнең тәрәзәсендәге рәшәткәне вату тырышлыгы ясаган. Шаһитләр әйтүенчә, бинага зыян килмәгән, билгесез кешеләрнең нияте - бинага керү, куркыту, яисә башка максат булганмы, әлегә билгеле түгел.

“Йолдыз” кырымтатар әдәби журналында кырымтатар язучыларының әсәрләре басыла. Ул Кырым хөкүмәтенең милләтләр эшләре буенча дәүләт комитетына карый. Журнал Мәҗләс каршындагы “Кырым” фонды бинасында урнашкан. Билгеле булганча, “Кырым” фондына караган бөтен биналар, шулай ук Мәҗлес бинасы да 2014 елдан бирле сак астына алынган.

Июль аенда “Яңа Дөнья” кырымтатар газетына караклар басып кереп, газетның бөтен архивын, компьютерларны алып киткәннәр иде.

Кырымдагы мәчетләргә һөҗүмнәр дә дәвам итә. 17 ноябрьдә Судак янындагы “Янъы Маале” кырымтатар бистәсендәге мәчеткә караклар төнлә басып кереп садака акчаларыны урлап киткәннәр. Бар Кырым буйлап мәчәтләргә барлыгы 8 һөҗүм булган. Полициянең бу җинаятьләр буенча кемнедер тотканы хакында мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG