Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк һәм Төньяк Корея киләсе атнада сөйләшүләр уздырачак


Төньяк һәм Көньяк Корея харитасы.
Төньяк һәм Көньяк Корея харитасы.

Ике Корея техник яктан әле һаман сугыш хәлендә кала.

Көньяк Корея Төньяк Кореяның киләсе атнда югары дәрәҗәдә сөйләшүләр уздыру тәкъдимен кабул итте. Сөйләшү чик буендагы Пханмунджомда булырга тиеш.

ЦТАК Төньяк Корея мәгълүмат агентлыгы элегрәк сөйләшүләрне 26 ноябрьдә уздырырга планлаштырылуын язган иде. 20 ноябрьдә Көньяк Корея вәкилләре планлаштырылган сөйләшүләр әле эш дәрәҗәсендә генә узачагын һәм югары дәрәҗәдәге сөйләшүгә әзерлек булачагын белдерде.

Әлеге сөйләшүләр ике Корея арасы чигендә хәрби хәлнең кискенләшүеннән соң, хөкүмәт дәрәҗәсендә беренче очрашу булачак. Бу хакта августта килешкәннәр иде. Әлеге килешү 1950-1953 елларда булган сугыш сәбәпле бүленгән гаиләләргә кушылырга ярдәм итте.

Төньяк һәм Көньяк Корея арасындагы сугыш солых килешүе төзеп түгел, ә дуслык урнаштыру белән генә тәмамлану сәбәпле, техник яктан алар әле хаман сугыш хәлендә булып кала.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика вәкиллеге Төньяк Кореяга сәфәре вакытында Көньяк Кореяга каршы 1950-1953 елгы сугыш музеенда да булган иде.

XS
SM
MD
LG