Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:28

Алексеева: Русиядә үлем җәзасын кире кайтаруга юл куелмаска тиеш


Людмила Алексеева

Людмила Алексеева

Үлем җәзасын кертү тәкъдиме белән җомга көнне Русиянең югары һәм кече пулатының уртак утырышында Дәүләт думасының «Гадел Русия» фиркасе башлыгы Сергей Миронов чыкты.

Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева Русиядә үлем җәзасын кире кайтаруга юл куелмаска тиеш дип саный.

"Үлем җәзасын керткән очракта җинаятьләр азрак булачак дип уйлау хата. Моны дөнья тәҗрибәсе дә дәлилли", диде ул "Интерфакс"ка.

Террорчылар һәм аларга ярдәм итүчеләргә карата үлем җәзасын кертү тәкъдиме белән җомга көнне Русиянең югары һәм кече пулатының уртак утырышында Дәүләт думасының "Гадел Русия" фиркасе башлыгы Сергей Миронов чыкты.

Алексеева бу тәкъдимне «мәгънәсез» дип атады һәм Русиягә Европа шурасына керер өчен үлем җәзасыннан баш тарту бер бурыч итеп куелганын искә төшерде. (Русиядә кануни рәвештә үлем җәзасы үзгәртелмәде, 1996 елдан бары мораторий кертелде).

Мәскәүдә узган Русия дәүләт думасы һәм Федерация шурасының уртак утырышы террорчылык белән көрәш чараларын кырыслатуга багышланган иде. Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко террорчылык җинаятьләре нигезендә халыкара трибунал булдырырга чакырды. Утырышта шулай ук террорчыларга ярдәм итү өчен чит илгә чыккан русияләрне ватандашлыгыннан мәхрүм итү һәм прокурорларга террорчылыкны пропагандалаучы сайтларны мәхкәмә карарыга кадәр ябарга рөхсәт итү тәкъдимнәре яңгырады.

XS
SM
MD
LG