Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор янә Википедия мәкаләләрен тыймакчы


Роскомнадзор янә Википедия мәкаләләрен тыймакчы ФСКН Википедиянең наркотикларга таралган биш сәхифәсендә тыелган мәгълүмат тапкан.

Роскомнадзор рус википедиясенең биш сәхифәсен тыелган мәгълүматның бердәм реестрына кертте. Моның турында рәсми сәхифәдә белдерү бастырылган.

Әлеге карар ФСКН (Русиянең наркотиклар әйләнешен күзәтү федераль хезмәте) тарафыннан кабул ителде. Әлеге дәүләт органы Википедиянең наркотикларга таралган биш сәхифәсендә тыелган мәгълүмат тапкан.

“Күрсәтелгән мәкаләләрдә наркотикларны җитештерү һәм куллану, шул исәптән психоактив матдәләрне булдыру процессы тасвирламасы, инструкциясе һәм куллану турында мәгълүмат бирелгән”, диелә Роскомнадзор белдерүендә. Аерым алганда сүз "Кокаин", "Метамфетамин", "Амфетаминнар", "GWH-018" һәм "MDMA" мәкаләләре турында бара.

Роскомнадзор сүзчесе Вадим Ампелонский Википедия авторлары бу мәкаләләргә үзгәрешләр кертергә тиеш, тыелган мәгълүматларны бетерергә тиеш, ди. Мәкаләләргә төзәтмәләр кертмәгән очракта Роскомнадзор Википедияне Русиядә тыя ала.Тыю очрагында онлайн-энциклопедиясенең башка телләрдәге бүлекләре, шул исәптән, Татар Википедиясе дә тыелачак.

Бу елның август аенда Роскомнадзор белән Википедия арасында бәхәс булып алган иде. Ул вакытта “чарас” наркотик матдәсе турындагы мәкалә аркасында хәтта Википедияне тыю турында карар кабул ителгән иде, тик төзәтмәләр аркасында әлеге карар кире кагылды. Төзәтүләргә риза булмаган Википедия авторлары ул вакытта әлеге вакыйгаларның янә кабатланачагы турында язышканнар иде.

XS
SM
MD
LG