Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Җәмигъ мәчет төзелешенең игълан тактасын ватып киткәннәр


Җәмигъ мәчет төзү турында игълан 25 сентябрь узган тантанада урнаштырылган иде
Җәмигъ мәчет төзү турында игълан 25 сентябрь узган тантанада урнаштырылган иде

Җәмигъ мәчет төзеләчәк урында торган билбордны ватуга кадәр, "Йолдыз" журналына һөҗүм иткәннәр иде.

Акмәчәттә 20 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Җәмигъ мәчәт төзелеше башланачак урында бу төзелеш турында игълан тактасын ертып, ватып киткәннәр.

Урынны карап торган каравылчы “бу хәл иртәнге 5-6ларда булгандыр, чөнки 5кә хәтле төзелеш булачак урынны карап чыкканда бер нәрсә булмаган иде” дип белдергән. Вакыйга булган урынга полиция хәзмәткәрләре килеп тиешле тикшерү үткергән.

Кырым диния идарәсе бу вакыйганы провокация дип исәпли. “Без барыбер мәчәтне төзиячәкбез. Безгә ясалган мондый провокацияләр беренче тапкыр түгел” диде Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов.

Шундый ук һөҗүм бу урында сентябрь аенда булган иде. Билборд исә 25 сентябрьдә мәчәт төзелеше башлануга багышланган тантана вактында Кырым хакимиятләре катнашында урнаштырылган иде.

Шуны да әйтергә кирәк, бер көн элек билгесез кешеләр Җәмигъ мәчет төзеләчәк урыннан ерак булмаган бинада урнашкан “Йолдыз” журналы редакциясе бүлмәсенең тәрәз рәшәткәсен ватмакчы булган иде.

XS
SM
MD
LG