Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары тарихы турында китап әзерләнә


Финляндия татарлары мәдәни чараларга күпләп җыела. Мәдәни оешманың 75 еллыгы. 2010 ел
Финляндия татарлары мәдәни чараларга күпләп җыела. Мәдәни оешманың 75 еллыгы. 2010 ел

Финляндия татарлары тарихы турында өчтомлык китап әзерләнеп ята. Аны язуда Финляндия, Казан, Петербур, Түбән Новгород авторлары катнашкан.

Финляндия татарларына багышланган өч томлык тарих проектының беренче томын киләсе елга игълан итмәкчеләр. Бу хакта Азатлыкка Финляндия татарлары оешмасы рәисе Атик Али әйтте.

“Аның инде материаллары әзер. Беренче томда татарларның гомуми тарихы китерелә. Аннары әлеге тарих безнең Түбән Новгородтагы авылларга күчә һәм шул авыллардан Финляндиягә йөри башлау белән тәмамлана. Икенче том - Финляндиягә күчкән татарларның бүгенге көнгә кадәр гомер итүе. Өченче том - Финляндия ислам җәмгыятенең 90 еллыгы рәсми мәҗмүгасы. Мөгаен бу өченче томы башка чит илләрдәге татарларны бик кызыксындырмас та”, ди ул.

Атик Али
Атик Али

Хәзер бу материалларны укып чыгып төрле телләргә тәрҗемә итү күздә тотыла. Башта алар латин әлифбасында татар телендә һәм фин телендә басылачак. Аннары инде инглизчә, кирил әлифбасында татарча һәм урысча чыгару планлаштырыла.

“Урысчасы һәм кирил татарчасы күбрәк Русиядә яшәүче татарлар өчен каралган, бәлкем алар өчен урысча да җитәр иде, әмма татар тарихы булганга принцип мәсьәләсе тора”, диде Атик Али.

Атик Али Финляндия татарлары тарихы китабы турында сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00
йөкләү

Тарих китабының беренче өлешен дүрт-биш язучы язган. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин, шул ук институттан милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов, Түбән Новгородтан галимә Ольга Сенюткина, Петербурдан краевед Әлмирә Таһирҗанова һәм күптән инде татарлар турында китап әзерләгән бер фин кешесе язган.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин, Тарих институты:

“Түбән Новгородтагы татарлар бит башта Петербурга, аннары инде Финляндиягә күченгәннәр.

Алар Петербурда ваклап сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Аннан туган якларына акчалар җибәрә торган булганар. Шуннан инде Финляндиягә чыгып та сәүдә итә башлаганнар. Анда Финляндиядә хәрби хезмәттән соң калган татарлар да булырга мөмкин. Барыбер төп мәсьәләне Петербургтан күчеп килгән вак эшмәкәрләр башкарган. Аллар шунда җәмгыять төзегәннәр. Әмма без әлеге хезмәттә борынгы чордан 1917 елга кадәр булган Русиядәге татарлар тарихы турында яздык. Новгород ягындагы татар авыллары турында бер бүлекне галимә Ольга Сенюткина эшләде.”

Ольга Сенюткина
Ольга Сенюткина

Ольга Сенюткина, тарих фәннәре докторы, Түбән Новгород:

"Финляндия татар мөселман җәмгыяте нигез башында Түбән Новгород татарлары торган. Алар мондагы Актүк, Рбишча, Суык-Су (Ключище) кебек татар авылларыннан чыккан. Русия империясендә базар киңәйгәндә татарлар бик яхшы сәүдәгәр буларак сату иткәннәр. Русиянең Европа өлеше, аннары Көнбатышка таба юл алганнар.

Финляндия ул чакта Русия империясенә кергәнгә аларның бигрәк тә активлары анда кадәр барып җиткән. Андагы халык безнең сәүдәгәрләргә бик дустанә мөнәсәбәттә булган, безнең татарларга бу бик ошаган һәм алар анда торып та калган. Аннары инде соңрак кайтасылары килсә дә, бу XX гасыр башында булган сәяси вакыйгалар сәбәпле, авырлаша. Инкыйлаб, сталинизм... Финляндия инде аерым дәүләткә әйләнә. Шуннан инде алар анда үсеш ала башлый".

XS
SM
MD
LG