Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль җыенда Мөхәммәтшин һәм Гайнетдин "Ислам дәүләтен" хөкем итте


Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышы
Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышы

Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Равил Гайнетдин "Ислам дәүләте" төркемен исламга каршы эш итүдә гаепләде.

"Ислам дәүләте" дигән нәрсә бернинди дә ислам дәүләте түгел. Алар шакаллар, алар шайтан. Кешеләрне коллыкка алучылар, шәһәрләрне җимерүчеләр, тыныч халыкны үтерүчеләр мөселман түгелләр, алар террорчылар...", дип чыгыш ясады Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасының берләштерелгән утырышында.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Соңгы атналарда көчәеп киткән террор куркынычына каршы чаралар турындагы бу сөйләшүгә шулай ук дини җитәкчеләр һәм төбәкләрдәге хакимият вәкилләре дә чакырылган иде.

Равил хәзрәт Русия төбәкләрендә, аерым алганда Ленинград өлкәсендә мәчет салу өчен җир һәм рөхсәт бирүне дә сорады. Мөфти әйтүенчә, Русия ислам университетында һәм Мәскәү ислам университетында белем алган имамнар ул мәчетләргә йөрүчеләрне тиешенчә тәрбияләп ят идеяләр керүгә каршы тора алыр иде.

Нәкъ шундый ук фикерләрне Гайнетдин алдыннан гына чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әйтте. Ул ислам дине белән террорчылык идеяләрен һәм гамәлләрен бутамаска чакырды. "Ислам дәүләте" дигән сүзне искә алып Мөхәммәтшин "Андый ислам дәүләте юк, пүчтәк ул диде һәм Чечнә җитәкчесе Рамзан Кадыровның аларны "бар дөньядан "Иблис дәүләтенә" җыелган һәм шунда барысы да шайтанга әверелгән мөртәтләр өере" дигән сүзләрен телгә алды һәм аларны динсе, алласыз, милләтсез кешеләр дип атады.

Әмма Мөхәммәтшин үзенчә террор куркынычын киметү юлларын да тәкъдим итте. Аның фикеренчә, миграцияне чикләү иң төп чараларның берсе булырга тиеш. Дәүләт шурасы рәисе миграцияне "террорчылыкка җим биреп торучы чыганак һәм аны төрле илләргә, шул исәптән Русиягә дә кертү юлы", дип атады. Ул Татарстанда чит илдән килгән 70 меңнән артык мигрант булуын һәм аларның күпчелеге мөселман булуын искә алып, алар арасында радикал ислам тарафдарлары да булуын, кайберләренең экстремистик идеяләр тарату өчен махсус җибәрелгән булу мөмкинлеге турында да әйтте.

Мөхәммәтшин миграция агымнарын тулысынча туктату яклы булмавын белдереп, бары аларга карата өстәмә иләкләр кулланырга тәкъдим итте. "Урыс телен белүдән тыш, бәлки, тагын берәр төрле кысалар булдырыргадыр белемлелек, яшь кысалары, теләсәгез, үз һөнәрләренә туры килгән эшкә урнашу. Әмма төрле фикердәге бу тотрыксыз кешеләрнең Русия федерациясенә керүен киметә алыр идек", диде ул.

Мөхәммәтшин мигрантларга карата кырысрак чаралар куллану тәкъдиме белән генә чикләнеп калмады, террорчылыкка каршы идеология сугышы сылтавы белән киңкүләм мәгълүмат чараларына карата да игътибарны арттырырга чакырды. Аның фикеренчә, кайбер чит ил мәгълүмат чаралары гына түгел, хәтта Русиянең үзендәгеләре дә террорчылар файдасына эшли, Русиянең террорга каршы көрәшен бозып күрсәтә, "илебезнең дини өлкәсендә бүлгәләнүгә өнди" икән.

Урыс православ чиркәвен вәкиллек итүче митрополит Илларион исә террорчылыкка каршы көрәш чарасы буларак Русия югары уку йортларында теология укытуны мәҗбүри итеп куярга тәкъдим итте.
"Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов террорчыларга һәм аларга ярдәм итүчеләргә карата үлем җәзасын куллана башларга тәкъдим итте.

Әмма бу тәкъдим әлегә тәкъдим генә булып калыр кебек. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков үлем җәзасын куллануны яңадан торгызуны "бик катлаулы мәсьәлә" дип атады һәм Русиянең Европа шурасына кушылганнан соң гамәлгә кергән мораторийга тугры булып калачагын белдерде.

Әлеге җыенда катнашкан Русия мөселманнары үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин "Ислам дәүләте" оешмасына карата мөнәсәбәтен октябрь урталарында Уфада узган икенче бер җыенда белдергән иде. Уфада ислам кыйммәтләренә багышланган халыкара конференциядә Башкортстаннан меңгә якын кешенең Сүриядә “Ислам дәүләте” оешмасы сафларында сугышуы турында әйтеп, бу "экстремист-террорчыларга, дәҗҗалга каршы торырга" чакырды.

Таҗетдин дәҗҗалга каршы торырга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:17 0:00

XS
SM
MD
LG