Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Эрдоган Казанга килмәячәк


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Бу хакта Азатлыкка Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач хәбәр итте

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның декабрь азагында Казанга килү ихтималын кире какты. Бу хакта Дилмач җомга көнне Азатлык хәбәрчесенә хәбәр итте. “Эрдоган декабрьдә Русиягә килә, кайсы шәһәргә барачагы әлегә төгәл түгел, ләкин Казанга килмәячәк”, диде ул.

Төркия президентының Казанга килүе турында Төркиянең Русиядәге илчесе Умит Ярдым хәбәр иткән иде.

15 октябрь Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Ярдым, декабрь ахырында Казанда узачак Русия-Төркия шурасы утырышында Русия һәм Төркия президентларының очрашуы планлаштырыла, дип белдергән иде. Әлеге хәбәрне Русиянең мәгълүмат чаралары да таратты.

Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанга 2011 елның мартында Төркия премьер-министры сыйфатында килгән иде һәм Казан университетына ясаган чыгышында Тукайның "Туган тел" шигырен дә сөйләп күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG