Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:53

Артур Шөгаепов: "Тамашачыга шоу түгел, тере тавыш һәм ихласлык кирәк"


Татар җыр сәхнәсенә яңа гына аяк баскан Артур Шөгаепов бүген Ваһапов фестивале кысаларында барлыкка килгән “Яңа исемнәрнең” берсе. Башкортстанда туып үссә дә, Азнакайдагы тамырлары аны Татарстанга алып килә. “Тамашачыга шоу түгел, тере тавыш һәм ихласлык кирәк”, ди ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә.

Соңгы елларда Ваһапов фестивале татар җыр сәхнәсенә дистәләгән сәләтле башкаручыны чыгарды. Бүген дә әлеге эшне алар дәвам итә. Ваһапов фестивале яшьләр өчен зур имтихан булып тора. Кайберәүләр аны ишетүгә каушый башлый, “мине алар тыңлап та тормыячак” дип үз-үзләрен куркыта башлыйлар. Без исә әлеге әңгәмәдә җырчы булырга теләгән егет-кызларда батырлык, үз-үзләренә ышыныч арттыру максатыннан, әлеге фестивальнең лауреаты, “Яңа исемнәр” проекты вәкиле, яшь җырчы Артур Шөгаепов белән әңгәмә корырга булдык. Аның аша Ваһапов вакыфы эшчәнлеген эчтән белергә тырыштык һәм 25 яшьлек Артурның милли җырлар башкарып зур сәхнәгә чыгу тарихын барладык.

Ваһапов вакыфының яшь җырчысы буларак, аның эчке даирәсе турында сөйләп китсәң иде. Кагыйдәләре, продюсер белән мөнәсәбәтегез, андагы таләп-кагыйдәләр турында беләсебез килә. Чөнки ул проект үзендә бик күп серләр саклый, ди кайбер җырчылар.

– Башлангыч җырчылар өчен Ваһапов вакыфы бик күп нәрсә бирә: беренче чиратта, максатыбызга ирешә алабыз дигән ышаныч уята. Кагыйдәләренә килгәндә, беренче кагыйдә – эшләргә, үзеңне күрсәтергә, җырлар, репертуар туплау белән шөгельләнергә. Икенчесе – үз-үзеңне формада тоту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм спорт белән шөгельләнү. Бу һөнәребез белән турыдан-туры бәйле.

Продюсерыбыз Рифат Фәттәхов ягыннан бик зур ярдәм тоеп эшлибез. Әлеге булышлык җырлар яздыру вакытында, репертуар туплауда, сәхнә костюмнары тегүдә, клиплар төшергән вакытта сизелгән кебек үк, гади кешелек мөнәсәбәтләрендә дә чагыла. Чөнки безнең иҗатта җиңүләр булган кебек үк уңышсызлыклар да була. Ул һәрвакыт кирәкле сүзен таба. Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар дә Ваһапов вакыфыннан чыккан җырчылар бит. Без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мине алар белән училищеда укыткан укытучыларыбыз да бәйли. Күпләр аларга карап килдеңме дип сорыйлар. Әлбәттә Филүс, Ришат – үрнәк, ләкин минем үз иҗатым, аларның үз җыр дөньясы.

–​ Ваһапов фестивале вакыфы кысаларындагы эшчәнлеген ничек бара?

– Мин күптән хыялланган җырчылык карьерам Ваһапов фестивалендә лауреат исемен алгач башланып китте. Минем белән төгәл бер мөддәткә (күпмегә икәнен әйтмим, сер булып калсын) килешү төзелде һәм шуның буенча эшлим. Һәрбер эшчәнлек төре – тырышлык сорый. Мин бик тәлапчән кеше һәм үземә дә югары тәлаплар куям. Бүгенге көндә минем зур чыгышларымның берсен “Яңа исемнәр” концертында күрергә мөмкин иде. Анда мин Лилия Баярс иҗат иткән “Мәдинәм” җырын башкардым, шушы җырга клип та тәкъдим ителгән иде. Күпләр әлеге клипны күргәч, чит илдә төшердең мәллә дип сорадылар. Ә без аны билгеле видеограф, режиссер Илшат Рәхимбай белән Кама Тамагы якларында эшләдек.

Бүгенге көндә җырчы булып кына яшәп буламы?

– Минем өчен җыр – ул яраткан шөгелем генә түгел, ул минем үзем сайлаган юлым, димәк минем һөнәрем, минем акча эшләү ысулым, минем дөньям. Мин җыр дөньясына нәкъ тә менә җырчы һөнәрен сайлап алган кеше буларак кереп китәсем килде. Җырчы һөнәре – ул бик авыр хезмәт, чыктың да җырладың гына түгел. Син тамашачының ышанчын акларга тиешсең. Синең тырышлыгыңа карап, матди ягың да яхшыра. Җырлы карьерамны башлаганчы фотограф, видеограф һөнәрен үзләштергән идем.

Җырчыларның күбесе бүген сәхнәгә үзләрен күрсәтергә чыга. Син әлеге фикер белән килешәсеңме?

– Чынлыкта сәхнәгә ни өчен чыгасың – әлбәттә, үз җырларыңны башкарырга, тамашачы белән аралашырга, сәләтеңне күрсәтергә. Син сәхнәгә аяк бастың икән, димәк, син инде үзеңне күрсәттең, тавышыңны ишеттердең. Ләкин Станиславский болай ди: сәхнәгә чәчәкләр, уңыш һәм алкышлар өчен чыкмыйлар, чама, такт һәм сиземләү бар. Менә мин әлеге кагыйдә буенча яшәргә тырышам һәм ул минем һәрчак уемда. Барысы да әлеге сүзләрне хәтерләсә, әйбәт булыр иде.

Татар җырын үстерүдә синең ролең никадәр була ала?

– Татар җырын үстерүгә мин барлык көчемне дә куячакмын дип уйлыйм. Инде хәзердән үк минем репертуарымда бик күп татар халык җырлары. Онытылып бара торган көйләребезне без яңадан тамашачыга яңа тавышлар аша җиткерү өстендә эшлибез. Һәрбер кеше үзеннән башларга тиеш – мин татар халык җырларын башкарам, димәк миннән кемдер үрнәк алып шулай ук аларга үз мәхәббәтен уята ала бит.

Үзеңдә җырга карата мәхәббәт кайдан килә?

– Әлбәттә, гаиләдән. Без гомумән иҗади гаиләдән. Башкорстанда туып-үссәм дә, әти-әнием Алабугада яшәгәннәр, әбием чыгышы белән Татарстанның Азнакай районыннан. Шуңа күрә бездә гел татарча көйләр уйнап торды. Бәләкәй чактан ук әнием чын-чынлап җырларга өйрәтте. Һәрчак ретро, халык-җырларын тыңлый идек. Әнием бүгенге көндә шулай ук җырчы, минем хаталарым булса, шундук әйтә, ул укытучым, шул ук вакытта тәнкыйтьчем дә.

Татар җыр сәнгатендә дә бүген арттан төртүчең, акчаң булса гына үсеп була дигән фикер яши. Бу сүзләргә ни диярсең?

– Дөньяда, шоу-бизнеста әлеге күренеш булмаса, мондый фикерләр дә яңгырамас иде. Утсыз төтен булмый диләр бит. Ләкин мин шәхсән үзем мондый хәлләр белән очрашканым да, күзәткәнем дә юк. Беләсезме, нинди генә акчалар түләп менсәң дә сәхнәгә, әгәр синең моңың юк икән, син тамашачы күңеленә кереп кала алмаячаксың.

Татар тамашачысына ни җитми? Ничек итеп шаккаттырып була?

– Дөресен генә әйткәндә, безнең тамашачы – бик зәвыклы, тәлапчән һәм игътибарлы. Күпләре концертларга сайлап кына баралар. Алар каршына чыкканда, имтихан биргән сыман буласың, бигрәк тә без – яшь җырчылар. Тамашачыга шоу да, күз алдына китерә алмаслык грандиозлык та кирәкми, минемчә, бары тик тере тавыш, җанлы музыка, мәгънәле җырлар һәм ихласлык кирәк.

–​ Яшь җырчы буларак, татар эстрадасына күпмедер бәя бирә аласыңмы?

– Әлбәттә, эстрадага бәйле төрле фикерләр яңгырый, барысы да сәхнәгә менә дип сөйләүчеләр дә бар. Һәркемнең үз фикере һәм каршы килеп булмый. Минемчә, татар эстрадасы матур тавышларга, җырчыларга бик бай. Һәрбер җырчы эстрада тарихында үз эзен калдырып, үз өлешен кертергә тырыша. Моңлы тавышлары белән аерылып торганнары, әлбәттә, тамашачы күңеленә шундук үтеп керә һәм җәлеп итә.

Синең өчен татар сәхнәсенә үрнәк булырдай шәхесләр бармы, булса, кемнәр алар?

– Һәрвакыт Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева иҗатларына сокланып килдем. Алар минем өчен, чыннан да, кумир һәм үрнәк булырдай мәшһүр татарлар, онытылмас шәхесләр.

XS
SM
MD
LG