Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Казанда көрәш төрләреннән дөнья беренчелеге уза


20-22 ноябрь Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш төрләрендә дөнья чемпионаты уза. 20 ноябрь үткән көрәш буенча IV дөнья чемпионаты финалында барлык алтын медальләрне дә Русия җыелма такымында чыгыш ясаучы татар һәм башкорт көрәшчеләре яулады.

Казанның Ак Барс көрәш сараенда оештырылган дөнья чемпионатының беренче көнендә көрәш төрендә ярышлар үтте.

20 илдән килгән 64 көрәшче алты авырлык үлчәвендә дөнья чемпионы булыр өчен бил алышты.

Русия җыелма такымында 70 кг авырлык үлчәвендә Татарстаннан Рамил Синәкәев, 100 кг авырлык үлчәвендә Айвар Билалов, 100дән авырырак үлчәүдә Ильяс Галимов чыгыш ясады һәм көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп алтын медаль алды.

60 кг авырлык үлчәвендә Чуашстаннан Марат Купкенов, 80 кг авырлык үлчәвендә Чиләбедән Дим Хәйруллин һәм 90 кг авырлык үлчәвендә Башкортостаннан Наил Мөхәммәтҗанов чемпионатта Русия данын яклады. Алар барсы да көндәшләрен сыртларына салып дөнья чемпионы исемен яулады. Нәтиҗәдә, Русиянең көрәш буенча җыелма командасы такым буларак беренче урынны алды.

Икенче һәм өченче урыннарда Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Молдова, Беларус, һәм Сербия көрәшчеләрен күреп булды.

Шуны да әйтергә кирәк, быелгы көрәш буенча IV дөнья чемпионаты беренче тапкыр билбаулы көрәш буенча XIII дөнья чемпионаты белән бергә оештырылды.

21 ноябрьдә билбаулы көрәш спортчылары ирекле стильдә көрәште, ә 22 ноябрьдә классик стильдә бил алышачак.

XS
SM
MD
LG