Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым шәһәр-авыллары яктыртылмаячак


22 ноябрьгә каршы төндә Кырымда электр тәэминаты өзелде
22 ноябрьгә каршы төндә Кырымда электр тәэминаты өзелде

Кырымда Мәскәү билгеләгән хакимият башлыгы Сергей Аксенов электр энергиясен экономияләү максатыннан төнлә шәһәр һәм авыл урамнарын яктырту булмаячагын белдерде. Ул шулай ук, Украинаның көньягында электр үткәргечләрне өзү сәбәпле кертелгән гадәттән тыш вазгыять режимы сәбәпле, күңел ачу урыннарында яктыртуның бары 22:00 сәгатькә кадәр генә булачагын игълан итте.

Аксенов халыкны электр җылыткычлары кулланмаска чакырды һәм дизель генераторлары ярдәмендә ярымутраудагы социаль әһәмияткә ия биналарга электр энергиясе бирергә вәгъдә итте.

Аның әйтүенчә, мобиль элемтә һәм интернетның өзелеп торуы мөмкин, барлык авыл-шәһәрләрдә электр энергиясе алмашлап вакыт-вакыт өзелеп торачак, су бирү дә өзелергә мөмкин.

Шәһәрләрдә трамвай һәм троллейбуслар да йөрүдән туктады.

XS
SM
MD
LG