Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Чит илләрдә белем алырга теләүчеләр саны кимеми


Үткән атна ахырында Казанда чит ил урта һәм югары мәктәпләрен танытучы ике күргәзмә эшләде. Телевизордан Көнбатышка нәрфәт агылса да, чит илдә белем алырга теләүчеләр шактый. Бу даирәдә эшләүчеләр әйткәнчә, Көнбатышка китергә теләүчеләрне рубльнең кыйммәте төшүе генә туктатып тора.

Казанда каты буранга карамастан, 20 ноябрь "Ривьера" кунакханәсе һәм 21 ноябрь "Мираж" кунакхасендә үткән күргәзмәләргә ата-аналар, мәктәп яшендәге укучылар килде.

Ике көнендә дә Британия, Америка, Канада, Швейцария урта мәктәпләре, аларның җәйге лагерьлары, тәҗрибә алу програмнары тәкъдим ителде. Алар бу мәктәпләрдә укыгач, Кэмбридж, Һарвард кебек дөньядагы иң дәрәҗәле югары уку йортларына керү мөмкин булачак дип кызыктырырга тырышты.

Бәяләр бер елга 1-8 миллион рубльгә кадәр дәрәҗәдә әйтелде. Мәктәп вәкилләре әйткәнчә, бик күп булмаса да, кызыксынучылар булган, һәрберсе диярлек 4-5 гаилә белән сөйләшеп алган, бу күргәзмәдә хәтта берничәсе кабул итү гаризасын язып ук киткән.

Рубльнең төшүе чит илдәге мәктәпләргә дә тәэсир итте

21 ноябрьдә "Мираж" кунакханәсендә узган күргәзмәне оештырган ITEC ширкәте җитәкчесе Илдүс Галимов соңгы вакытта чит ил мәктәпләренә китүчеләр саны кимүен таныса да, "кызыксыну бик түбән дип әйтеп булмый, мәсәлән, күргәзмәгә башка шәһәрләрдән дә килделәр", ди ул.

Галимов сүзләренчә, елына төрле озынлыктагы програмнар белән якынча 900 кеше китә, барлыгы ширкәт эшләгән 19 ел эчендә 16 мең чамасы Татарстан кешесе чит илгә укырга киткән.

ITEC ширкәте җитәкчесе Илдүс Галимов әйткәнчә, хәзерге вакытта Казандагы ата-аналар мәктәптә укуны түли алмаса, һичьюгы чит тел өйрәтүче җәйге укуларга җибәрергә тырыша. "Бү күргәзмәгә дә, безнең эш урынына да бу сорау белән шактый кеше килә", диде ул.

21 ноябрь күргәзмәсендә Британиядәге бер урта мәктәпне вәкиллек иткән мөдир Амандин Смилевич, үзенең мәктәбенә Казаннан укучы таба алмаса да, киләчәктә Русия икътисадындагы хәлләрнең яхшыруына зур өметләр баглавын әйтте.

"Хәзерге вакытта безнең мәктәптә Мәскәүдән берничә егет укый, берсенең әнисе - Казан татары, татарлар турында ишеткәнем бар", дип тә уртаклашты ул.

Аның сүзләренчә, аның хәзерге рус телле укучылары Русиягә кайтып, аны заманча дәүләткә әверелдерергә хыялланып яши икән.

"Ходай насыйп итеп, анда калсын иде"

Шул ук вакытта, әлеге күргәзмәгә мәктәп сайларга килгән бер гаилә, олы малайларының чит илгә бөтенләйгә җибәрергә теләүләрен яшермәде. Алар һәр чит ил мәктәбе вәкиле белән сөйләшеп, укуның һәр ягын җентекләп өйрәнде.

Британия мәктәбенә барасы яшүсмер егетнең шатлыгы эченә сыймый иде. "Анда яхшырак укыталар, бездәгечә бөтен фәннәр бөтенесе бер юлы түгел, сайланган юнәлеш белән гына укытыла" дип сөйләп китте ул. "Энекәшем дә анда җәйге лагерьга тел өйрәнергә киләчәк" дип хыяллануын дәвам итте егет.

Безнең яңга килеп җиткән әнисе улларының хәбәрче белән сөйләшкәнен өнәмәсә дә, "чит илдә укып, ходай насыйп итеп, калсын иде" дип ычкындырды.

Чит илгә күченеп китергә ярдәм сорыйлар

Әйтергә кирәк, бу ике күргәзмәгә халык бик күп килмәсә дә, бу кызыксынучылар юк дигән сүз түгел. Азатлык хәбәрчесенә мәгълүмат биргән ITEC ширкәте белән бергә, каты көндәшлек шартларында Казанда чит илдә белем бирү програмнарын танытучы тагын берничә халыкара ширкәт бүлекчәләре эшли. Аларның һәрберсендә кеше өзелми. Кайбер яшьләр, гаиләле кешеләр аларга чит илгә күченеп китәргә ярдәм сорап килә икән. Укырга китү - иң җиңел юлларның берсе дип күзаллана.

Әлеге ширкәтләр миллионлап түләргә акчасы булмаган кешеләргә төрле стипендияләр, грантлар табарга да ярдәм итә. Шул ук ITEC һәм башка оешмалар республиканың "Алгарыш" һәм федераль дәрәҗәдәге "Глобаль белем бирү" программнарының рәсми партнерлары булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG