Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаенда яңа җитәкче сайланды


Дөнья башкортларын нәрсә борчый?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:03 0:00

Дөнья башкортларын нәрсә борчый?

20-22 ноябрь Уфада узган җыенда 400 делегат һәм кунак катнашты. Корылтайның башкарма комитеты рәисе итеп умартачылык галиме Әмир Ишемгулов сайланды.

IV Бөтендөнья башкортлары корылтае 20 ноябрь делегатларны теркәү һәм урнаштыру белән башланды. Җыенга барлыгы 400 делегат һәм кунак килде. Шул ук көнне аларга бик күп мәдәни чаралар тәкъдим ителде.

Җыен 21 ноябрь Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Төп чара Конгресс-холлда узды. Аның залында башкорт халык иҗаты күргәзмәсе эшләде. Чара Бөтендөнья башкортлары делегацияләре җитәкчеләре җыелышы белән башланды. Аннан соң пленар утырыш узды. Чарада корылтай рәисе Румил Азнабаевның хисап чыгышы тыңланды.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Форумда Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Башкортстанга һәр яклап ярдәм күрсәтүе өчен Русия президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. ШОС һәм БРИКС саммитларының республиканы бөтен дөньяга танытуын ассызыклады. Башкортстанда кайберәүләр экстремистик оешмалар йогынтысына бирелүгә карамастан, республика төрле милләт һәм дин кешеләренең тату яшәгән төбәге дип белдерде. Корылтайның 1995 елда оештырылуын, максатын әйтеп, аныңбашкорт халкын тергезүгә һәм үстерүгә булышлык итү, Русия, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче башкортларның сәяси, икътисади, социаль, мәдәни һәм башка хокукларын тормышка ашыру һәм яклау икәнлеген искә төшерде.

Чарада Русия халыклары ассамблеясе шурасы рәисе Светлана Смирнова да катнашты һәм чыгыш ясады.

Пленар утырыштан соң эш алты секциядә дәвам итте. Атап әйткәндә түбәндәге секцияләр эшләде:

  • Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү. Җир. Туризм
  • Мәгариф мәсьәләләре
  • Тарихи һәм рухи мирас
  • Башкорт халкының гаилә, демография һәм сәламәтлек мәсьәләләре
  • Башкортстанның мәгълүмат кыры: проблемалар һәм юнәлешләр
  • Яшьләр башкорт халкының стратегик ресурсы

Аннан соң пленар утырыш дәвам итте. Анда документлар кабул ителде, яңа башкарма комитет һәм җитәкчелек сайланды. Резолюциядә республиканың дәүләт җыелышына, дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнарына тәкъдимнәр кергән. Алар арасында башкорт халкының хәзерге хәле турында йомгаклау әзерләү өчен эксперт шурасын булдыру, Башкортстан Юлдаш телевидениесе тапшыруларын бар илдә күрсәтү, агротуризмны үстерү буенча канун кабул итү кебек мәсьәләләр бар. Резолюция хупланса да, аны 1 декабрьгә кадәр тулыландырып булачак.

Әмир Ишемгулов
Әмир Ишемгулов

Корылтайның башкарма комитеты рәисе итеп биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Әмир Ишемгулов сайланды.

Форумда катнашучылар кичен тантаналы концерт карады. 22 ноябрь мәдәни чаралар һәм кунакларны озату булды.

Башкорт яшьләренең “Күк бүре оешмасы” IV Бөтендөнья башкортлары корылтае алдыннан “чиновникларның кесә оешмасына” альтернатив оешма төзелүен хәбәр итте. “Аркадаш” исемле ул берлеккә 11 җәмәгатьчелек оешмасы керергә теләк белдергән. Ул якын көннәрдә эшчәлеген башлаячак.

XS
SM
MD
LG