Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәктәпләр һәм кибетләр эшләми


Кырым электр энергиясез калды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Кырым электр энергиясез калды

Кырым блокадасында торучылар 20 ноябрьдән электр энергиясе блокадасын башлады. Электр утын экономияләү өчен бүген мәҗбүри ял көне игълан ителде.

Кырым белән административ чик буенда электр баганалары шартлатылганнан соң блокада активистлары аларны төзәтергә мөмкинлек бирми. Шимбә Украинаның хокук саклау көчләре арасында чуалышлар булды. Якшәмбегә каршы төндә Кырым, тулысынча диярлек, электр энергиясез калды. Электр энергиясенең зур өлеше Кырымга Украинадан килә.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов 23 ноябрь Кырым һәм Акъярда ял көне дип игълан итте. Дәүләт һәм шәһәр хакимиятләре генә эшкә чыгачак, балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары ябык. Хастаханәләр, почта, һава аланы, вокзаллар эшли, дип хәбәр ителә.

Зур кибетләр ябык, әмма кинотеатрлар эшли, троллейбуслар йөри. Электр уты алдан билгеләнгән график белән бирелә. Хакимиятләр кафе һәм рестораннарга кичке 10да ябылырга кушты. Кичә Акмәчеттә полиция 10нан соң эшләгән рестораннарны, янып торган рекламаларны табып хуҗаларын җәзага тартачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG