Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:50

Швеция биючеләре Казанда инвалидлар өчен мастер-класс күрсәтте


“Әкият” курчак театрында Швециянең “Spinn” бию төркеме белән “Share Music Sweden” халыкара мәдәни оешмасы беренче тапкыр Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мастер-класс үткәрде. Әлеге чара Татарстанда Швеция мәдәнияте көннәре кысаларында узды.

21 ноябрь Татарстан башкаласында үткән социаль-мәдәни халыкара проектта сәламәт кешеләр белән бергә инвалидар да катнаша алды. “Әкият” сәхнәсендә “Hi-Hat Xpres” спектакле күрсәтелде һәм бию буенча махсус мастер-класс үткәрелде. Әлеге чара Татарстанның мәдәният министрлыгы, Русиядәге Швеция вәкилчелеге ярдәмендә уздырылды.

Оештыручылар сүзләренчә, “үзенчәлекле” кешеләрне проблем буларак түгел, җәмгыятьнең кыйммәте буларак кабул итәргә кирәк. “Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тулы хокуклы, сәламәт затлар кебек үк кабул итәргә тиеш. Теләсә-кайсы эштә алар безнең партнерларыбыз. Күрсәтелгән спектакльдә Швециянең сәламәт артислары белән бергә инвалидлар да уйнады. Аларның аермасы сизелмәде. Безнең җәмгыятьтә дә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карашны үзгәртерергә кирәк”, диде проектның координаторы Рамил Садриев.

Аның фикеренчә, безнең җәмгыять инвалидлар өчен уңай шартлар булдыруга омтыла гына. Бу техник мөмкинлекләргә дә кагыла, уңайлы тирәлекнең үзенә дә, инвалидларны иҗатка, креативлыкка җәлеп итү өстендә дә эшләргә кирәк әле. Дөрес, инвалидлар зур теләк белән проект-чараларда катнаша, ләкин Ауропа илләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән мәдәни өлкәдә эшләү күпкә алга киткән, дип белдерде әлеге чараны оештыручылар.

“Инвалидларга яшәү, иҗат итү өчен барлык шартлар да тудырылган дип әйтә алмыйм, ләкин яхшы якка үзгәреш бар. Әлеге чаралар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә түгел, сәламәтләре өчен дә кирәк. Гомумән, минемчә, сәламәтләр белән инвалидларны аерырга ярамый. Инвалидлар өчен генә аерым чаралар булдыру дөрес түгел, барыбыз өчен дә кызыклы булган гомум проектлар оештырырга кирәк. Без бер җәмгыятьтә яшибез һәм шулай ук иҗади үсеш алырга телибез”, ди волонтер-тәрҗемәче Таисия Козьякова.

Мастер-классның яше чикләнмәде. Олы яшьтәгеләр белән беррәттән, әти-әниләре белән килгән кечкенә балаларны да күрергә мөмкин иде. Күпләре әлеге чара турында интернет челтәреннән ишеткән булса, кайберәүләрен тернәкләндерү үзәге укытучылары чакырган. “Минем баламда Даун синдромы, аңа 4 яшь. Без зур теләк белән килдек монда. Сәламәт балалар өчен оештырылган чараларда без үзебезне уңайсызрак итеп хис итәбез, балалар бер-берсен аңламый. Ә монда андый хис тумый”, ди Гөлнара Азюкова.

Аныңча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, бигрәк тә балалар – шундый ук җәмгыять вәкилләре. Күпләр авыру кешеләр белән очрашкач, үзләрен ничек тотарга, ничек аралашырга икәнен белми, шуңа күрә инвалидларның сәламәт кешеләр арасына ешрак чыгу мөмкинлеге булсын иде, ди ул.

XS
SM
MD
LG