Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык артисты Ирек Баһман вафат


Ирек Баһман (1932-2015)
Ирек Баһман (1932-2015)

Татарстанның халык артисты Ирек Баһман 83 яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мөрәсиме 24 ноябрь Камал театрында уза.

Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов белән хушлашу 24 ноябрьдә Камал театрында булачак. "Ирек Баһмановны Иске татар зиратына җирләячәкбез", дип белдерде Азатлыкка Камал театры директоры Илфир Якупов.

Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт авылында туа. 1951-1954 елларда Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итә. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм татар күчмә театрында эшли башлый.

Ирек Баһманов 1964 елдан Татар дәүләт академия театрында иҗат итте. Баһмановның "Яшь йөрәкләр" спектаклендә Фәйзулла, "Хуҗа Насретдин"да Ахун, "Зәңгәр шәл"дә Мишка, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендә Искәндәр бигрәк тә халык күңеленә уелып калган рольләре дип белдерә театр әһелләре.

Май аенда Казанда “Камал BACKSTAGE” проектының чираттагы очрашуына халык артисты Наилә Гәрәева белән бергә Ирек Баһманов да чакырылган иде.

"Камал BACKSTAGE"да кунакта – Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһман
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

XS
SM
MD
LG