Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: веломаршрут акчалары хисабы мәдәният министрлыгына җибәрелде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда велосипедчылар юлын ачу чарасында
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда велосипедчылар юлын ачу чарасында

Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Игорь Сивов веломаршрут акчалары хакында Русия мәдәният министрлыгыннан сорарга куша.

Азатлык радиосы аша блогер Никита Ишморатов: "Казан үзәгендәге велосипедчылар юлы өчен бирелгән акчалар кая киткән", дип сорау куйган иде. Ул бу маршрут өчен бирелгән акчаларның ничек тотылуы турында үз тикшерүен үткәргән.

Азатлык "Гаҗәеп Казан" веломаршрутын кайсы ширкәт эшләде һәм Русия мәдәният министрлыгы аша бирелгән акчалар ничек тотылды, хисабы бармы, дигән сорауны Казан мэриясенә юллады.

Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Игорь Сивов җибәргән җавапта эшне кайсы ширкәт башкарганлыгы әйтелми. Хакимият "Грант акчаларын файдалану һәм проектны тормышка ашыруның тулы хисабы Русия мәдәният министрлыгына ясалды", дип веломаршрут өчен бирелгән акчаларның ничек тотылуын әлеге министрлыктан сорарга ишарә ясый.

Казан хакимияте белдерүенчә, бирелгән акчалар "веломаршрут юлында тамгалар салуга, тиешле юл билгеләре урнаштыруга, өстәмә туристлык навигациясе элементларын куюга, аудиогид оештыруга, экскурсия контентын чит телләрдә язуга һәм тәрҗемә итүгә, шулай ук "Гаҗәеп Казан" веломаршрутының уңышлы һәм имин эшчәнлеге өчен мөһим булган башка эшләргә тотылды” дип кенә белдерә.

XS
SM
MD
LG